Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шикле кеше әлегә дәшми

Тормыш иптәшен һәм балаларын үтергән һәм инде тоткарланган Николай Арсеньев РҮХнең махсус палатасында сак астында тотыла һәм әлегә әйткәннәреннән баш тарта.

Газетабыз сайтында хәбәр итүебезчә, кичә, 4 июньдә район үзәгендә канлы вакыйга булды: 35 яшьлек Елена Арсеньева (рәсемдә) һәм аның 2 яшьлек һәм 2 айлык ике улы - Алеша һәм Мишаны ерткычларча үтергән.

Елена Николай белән Казан шәһәрендә психоневрологик диспансерда таныша. Ул анда шәфкать туташы булып эшли, ә Николай шул вакыт тикшерү үтә. Аны диспансердан чыгаргач, алар Казанда бергә яши башлыйлар. 2009 елда безнең районда ире Н. Арсеньевның туган ягы Әдәмсә авылына күченеп кайталар, ике уллары туа.

Гаиләдәге ызгыш-талаштан арып Елена ире белән аерылышырга тели (соңгы ике айда алар инде бергә яшәми). Елена район үзәгендә Совет урамында иске генә агач йорт сатып ала һәм балалары белән шунда яшәргә күченә.

…Полиция бүлегенә хәбәр күршесе Р.Н. Козловадан алына (Еленаның беренче никахтан туган 10 яшьлек кызы Анна күршегә йөгереп керә һәм ул үги әтисенең әнисенә пычак белән ташлануын әйтә).

Полиция хезмәткәрләре тиз арада җинаять булган урынга кузгалалар һәм анда 3 мәеткә тап булалар. Балалар балалар караватында ята, ә әниләре янәшәдә - идәнгә ярым бөгелгән хәлдә була. Үлүчеләрнең барысында да байтак кына пычак белән кадалган-киселгән яралар бар.

Күршеләрнең берсе Шушма елгасы ягына бер ир-атның йөгереп китүе хакында сөйли. ТР ЭЭМгә хәбәр иткәннән соң Яңа Чишмәгә ТР буенча ЭЭМнең уголовный розыск Идарәсе начальнигы Павел Серов җитәкчелегендә СОБРның 12 сугышчысы белән вертолет килде. Шулай ук "Чирмешән" полициясе бүлекчәсенең барлык оператив хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. Яшеренеп яту мөмкин булган урыннарны карау өчен вертолет белән эзләү чарасы башланды. Кинолог эт белән өйнең ишегалдыннан ук "кайнар" эз буенча китеп, пычакны - үтерү коралын тапканнар. Эзләр Шушма елгасы ярына алып килә, ә аннары әрәмәлек башлана. Әлеге урынны чолгап алалар һәм участок уполномоченныйлар хезмәте начальнигы, полиция капитаны Ильяс Нуртдинов җинаятьчене таба. Аның муенында киселгән яра була, ул веналарын кисү юлы белән үз-үзенә кул салырга маташкан. РҮХдә җөй салганнан соң, ул сак астында махсус палатада тотыла, башта сөйләгәннәреннән баш тарта (допрос 5 июньдә кичке якта үткәреләчәк).

Тоткарланган Николай Арсеньев 1960 елда Әдәмсә авылында туган, өч тапкыр хөкем ителгән. Шуның 2се (1991 нче һәм 1993 елларда) үтерергә маташу өчен.

4 июньдә кич белән Яңа Чишмәгә Еленаның әти-әнисе һәм туганнары килгән. Мәетне ярып караганнан һәм медицина юлламасы алганнан соң мәрхүмнәр туган ягында - Балык Бистәсе районында җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев