Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәт, актив һәм уңышлы бул!

Наркотик препаратлар кабул итүнең зарарлы нәтиҗәләргә китерүе фәндә күптәннән билгеле. Әмма кешелек дөньясы әлеге яман афәт белән көрәш алып бару буенча киң масштаблы чаралар куллануга шактый соңрак кереште.

Республикада 16 сентябрьдән 18 октябрьгә чаклы үткән "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Яңа Чишмә районының наркотикларга каршы комиссиясе район прокуратурасы белән берлектә зур эшләр башкарган.
Район үзәк хастаханәсендә медперсонал арасында семинар үткәрелгән. 118 нче ҺУ да "Без наркотикларга каршы" дип аталган тема буенча үткәрелгән чарада прокурор урынбасары Зөлфия Әхәтова, табиб-нарколог Фәридә Сабирова, "Кайгырту" ХСХКҮ-дә социаль педагог Анастасия Филиппова лекция укыганнар.
Яңа Чишмә гимназиясендә "Мөстәкыйль балалар" дип аталган наркотикларга каршы проект әгъзалары катнашында өлкән сыйныф укучылары белән очрашу оештырылган. Алар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча әңгәмә үткәрелгән, ә аннары РМЙ каршындагы мәйданда флеш-моб оештырылган (әлеге проблемага барлык авыл яшьләрен җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара).
"Кайгырту" ХСХКҮ-дә мәгариф бүлегенең педагог-психологы белән берлектә КДН да һәм ПДН да исәптә торучы балигъ булмаганнар өчен тренинг оештырылган.
22 сентябрьдә "Олимп" УСЗ-да милләтләр кроссы үткәрелгән, анда мәктәп укучылары һәм район оешмалары актив катнашкан.
Районда 53 лекция һәм әңгәмә, 20 ата-аналар җыелышы, 17 мәдәни-массакүләм чара, 12 спорт чарасы үткәрелгән. Ата-аналарның активлыгы 65% тәшкил итә (очрашулар, ата-аналар җыелышы, ярышлар һ.б.), наркотикларга каршы айлыкта район мәктәпләреннән һәм училищедан укучыларның 97 проценты катнашкан. Барлык чаралар актив тормыш позициясе тәрбияләүгә - сәламәт, актив, уңышлы булырга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев