Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соцпакетмы әллә акчамы: һәркем үзе хәл итә

Пенсия фондының Яңа Чишмә бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, 2016 елның 1 маена федераль ташламалардан файдаланучы 1503 кеше социаль хезмәтләр җыелмасы ала, шуларның 57,3%-ы (861 кеше) "баш тартучылар".

Социаль хезмәтләр җыелмасы быел 1 февральдән аена 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Моңа инвалидлар һәм инвалидлар балалар өчен дарулар, рецептлар буенча медицина әйберләре (766 сум 55 тиенлек), санатор-курорт дәвалануына юллама бирү (118 сум 59 тиен), дәвалануга бушлай бару-кайту бәясе (110 сум 09 тиен) керә.
-2017 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр җыелмасын торгызуга 2 кеше гариза бирде, берәү баш тартты. 2016 елның 1 гыйнварыннан соцпакет алуны торгызучылар 50 ләп булды, 2015 елда шул чаклы кеше акча алуны өстен күргән иде, - дип хәбәр итте редакциягә Пенсия фонды бүлеге белгече Татьяна Астраханцева.
Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасын 2017 елның 1 гыйнварыннан торгызуга яки акча алуга гаризаны 2016 елның 1 октябренә чаклы бирергә кирәк.
Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасынмы (дарулар, дәвалану, медицина хезмәте күрсәтелгән җиргә бару-кайту), әллә акчалатасынмы - һәркем үзе хәл итә. Авыру кешеләргә башта әйбәтләп уйлау кирәк, нәрсә мөһимрәк: сәламәтлегеңне тотрыклы тоту өчен ай саен кирәкле дарулар алумы, шифаханәләрдә дәваланумы, яки юл чыгымнарын компенсацияләүме, әллә бөтенесе урынына 995 сум 23 тиен акчага (3,5 кг ит бәясе) барын да сатып алумы? Кайсы мөһимрәк, һәркем үзе хәл итә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев