Сөт хәзерләү арта
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов чәршәмбе көнне майсызландырылган коры сөт заводында авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючылар белән халыктан сөт җыю мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Евгений СТАРОВ
Киңәшмәдә авыл җирлекләре һәм сөт җыючылар арасында сөт сатып алу эшенә җентекле анализ ясап, район башлыгы урынбасары Наилә Закирова чыгыш ясады. 15 мартка районда 2207 баш сыер исәпләнә, ел башыннан алып Шахмай авыл җирлегендә сыерларның баш саны 12гә арткан, ә Зирекле һәм Буревестник АҖ-дә берәр башка кимегән. Ике ай эчендә халыктан 421 тонна сөт җыелган, бу 2011 ел дәрәҗәсенә карата 45 процентка күбрәк. Акъяр, Архангел, Красный Октябрь, Тубылгытау, Әдәмсә һәм Зирекле АҖ территорияләрендә сөтне уртача район күрсәткеченнән күбрәк хәзерлиләр. Әгәр сөтне бер баш сыердан сатып алу буенча мәгълүматларга күз салсак, ике айда Акъяр (439) һәм Шахмай (415 кг) авыл җирлекләре алда бара. Соңгы дүрт көндә халыктан 10,5тән 12 тоннага чаклы сөт сатып алына һәм республика сводкасында район 13 нче урында тора. КМС заводы буенча сатуның уртача бәясе 11 сум 33 тиен, "Карат" буенча - 11 сум 25 тиен тәшкил итә. Барлык сөт җыючылар арасында КМС заводы тарафыннан сөт сатып алу эшен анализлап, икътисадчы Екатерина Попкова чыгыш ясады. Ул ике айда заводка 130 тонна сөт керде, бу узган елгы дәрәҗәгә карата түбән, дип билгеләп үтте, димәк сөтнең шактый өлеше башка эшкәртүчеләргә киткән дигән сүз. Лаборатория мөдире Ольга Совкова КМС заводына кергән сөтнең сыйфаты турында сөйләде. Сөт заводы тарафыннан тапшырыла торган сөтнең сыйфатына контрольлек итү эше (сөт җыюны завод башкара), бигрәк тә район үзәге буенча, сүлпән алып барылуы билгеләп үтелде. Киңәшмәдә сатып алына торган сөтнең сыйфатын яхшырту һәм күләмен арттыру, аны тагы да югарырак бәядән сату мәсьәләләре буенча Акбүре, Ленино, Екатерина һәм Черемухово авыл җирлекләренең отчетлары тыңланды. Черемухово АҖ-дә кайбер кешеләр бозауларына һәм дуңгыз балаларына яңа сауган сөт эчертәләр, сөтне алмаштыргычтан файдаланмыйлар, бу өстәмә табыш китерер иде, югыйсә. Район статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова сөт җыючыларның игътибарын отчетларны вакытында тапшыру кирәклегенә юнәлтте. Авыл хуҗалыгы идарәсенең селекция-нәсел хезмәте начальнигы Илшат Дәүләтшин ясалма орлыкландыру пунктларының эше турында хәбәр итте. Март нәтиҗәләре буенча ясалма орлыкландырудан соң алынган бозау өчен орлыкландыручыларга премияләр тапшырылачак. Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов сөт өчен түләүләрне турыдан-туры халыкның лицевой счетларына күчерү бурычын куйды. АҖ башлыклары кибетләрдә сөт продукцияләрен сату мониторингын даими үткәрергә тиешләр. Районның ветеринария хезмәтенә терлекләр арасындагы авыруларга тест үткәрү, сөтләре балалар туклануы өчен тотыла торган сыерларны айга бер тапкыр тикшерү бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев