Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөт хәзерләү канәгатьләндерми

Яңа елның 2 аенда халыктан сөт җыю һәм аның сыйфатына кагылышлы мәсьәлә буенча үткән киңәшмә халык белән исәп-хисап ясау бәяләрен тәнкыйтьләү белән башланып китте.

-Кызганычка каршы, сөт хәзерләү канәгатьләндерми, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов. -Бездә бәяләр күрше районнардагыдан түбәнрәк. Алексеевск районында халык белән исәп-хисапны 17 сум, 17 сум 30 тиеннән, Спасста 17 сум - 17 сум 90 тиен, Чирмешән районында 16 сум 80 тиен - 17 сум 60 тиеннән ясыйлар. Бездә 15 сум, бу үткән елдагыдан да түбән. Бу системаны тамырдан үзгәртергә кирәк.
Якын киләчәктә халыктан сөт хәзерләүдә уңай тәҗрибәгә өйрәнү өчен күрше Мордовиягә һәм Марий Эл республикасына сәфәр кылу планлаштырыла. -Әлегә чаклы сөт өчен акча ала алмаган сөт тапшыручыларның гаебе нидә? - дип сорады хәзерләүчеләрдән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. -Аларның прокуратурага язган гаризаларын каршы дәгъва белән ныгытырга кирәк. Кулларында бурычлы Фәрит Вәлиуллин белән килешүләре һәм накладнойлары булганда бигрәк тә. Ул чагында нәтиҗәсе дә булачак, алайса бернинди тәэсире юк,- диде хәзерләүчеләр Н.А. Таротина белән Н.А. Киселевага.
Үзенең докладында ул 2015 елның гыйнвар-февраль айларында сөткә КМС заводы билгеләгән бәя узган елның гыйнвар аендагыдан 1 сум 23 тиенгә кимүен (ул 18 сум 19 тиен булган) ассызыклады, халык акчаны 55 мең сумга кимрәк алган. Шунлыктан 2015 елның 1 кварталына беренче чираттагы бурыч - бу сөткә хәзерләү бәяләрен арттыру, икенчесе - сөтнең сыйфатын яхшырту, өченчесе - халыктан сатыла торган сөтнең күләмен арттыру (12%ка). Һәм мәҗбүри тәртиптә ИЭ (КФХ)-ның транспорт чыгымнарын кайтаруга да тиешле бәяләр билгеләргә кирәк.
Гыйнвар-февраль айларында барлыгы 5 ШЯХ кредиты бирелгән, ике айга бу бик аз, ясалма орлыкландыру буенча эш алып барыла, тик кайбер АҖ-дә сүлпән. Халыкның хезмәт активлыгы буенча Шахмай АҖ алдынгылар рәтендә. АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов 2014 елда авыл җирлегендә гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыкларның ничек үсүе турында сөйләде. Аннан кала, киңәшмәдә язгы чорда халыкны дуңгыз балалары, бозаулар, сарыклар, кош-корт, бәрәңге һәм яшелчә орлыклары белән тәэмин итү бурычы куелды.
КМС заводы директоры Федор Бурчин киңәшмәдән соң безгә сөт бәяләренә аңлатма бирде: -2014 ел белән чагыштырганда гыйнвар аенда гына сөт бәясе төште, февральдә ул тигезләште, мартта исә ул һичшиксез артачак, - диде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев