Субсидия бирә башладылар
Мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу максатында республика җитәкчелеге сыерлар асрый торган авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм шәхси секторга субсидия биреп ярдәм итәргә карар кылды. 4 ай (май-август) дәвамында бер баш сыерга 680 шәр сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә. 8 июньдә субсидия бирелә башлады - шәхси хуҗалыкларында сыер тотучылар май...
Мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу максатында республика җитәкчелеге сыерлар асрый торган авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм шәхси секторга субсидия биреп ярдәм итәргә карар кылды.
4 ай (май-август) дәвамында бер баш сыерга 680 шәр сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә. 8 июньдә субсидия бирелә башлады - шәхси хуҗалыкларында сыер тотучылар май ае өчен 680 сум, ә авыл хуҗалыгы оешмалары - май-июнь айлары өчен 1360 сум күләмендә акча алачаклар. Безнең районда барлыгы 5032 баш сыер исәпләнә, шәхси секторга субсидия күләме 1 млн. 475 мең сум тәшкил итә, авыл хуҗалыгы оешмаларына ул 6 млн. 843 мең сум булачак.
Июнь уртасында шәхси сектор июнь ае өчен субсидия алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев