Сыйфат күп нәрсәгә бәйле
"Козлов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре ел саен көзге игеннәр чәчү эшенә зур игътибар бирәләр. Җир сыйфатлы итеп эшкәртелә (әзерләнә), чәчү күбесенчә чиста парга калдырылган кырларда алып барыла һәм бары тикшерелгән, югары репродукцияле орлык кына чәчелә. Евгений СТАРОВ "Козлов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында, ә 16 августта көзге...
"Козлов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре ел саен көзге игеннәр чәчү эшенә зур игътибар бирәләр. Җир сыйфатлы итеп эшкәртелә (әзерләнә), чәчү күбесенчә чиста парга калдырылган кырларда алып барыла һәм бары тикшерелгән, югары репродукцияле орлык кына чәчелә.
Евгений СТАРОВ
"Козлов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында, ә 16 августта көзге культуралар чәчү эшенә керешкәннәр. Чәчү эшләре алып барыла торган кырлар яныннан үткәндә фермерлар Козлов һәм Минаевның парга калдырылган кырларны карап тотуларындагы аерма күзгә ташлана. Козловның кырлары чиста, каралган, ә икенче фермер кырларын чүп үләне һәм каракура баскан. "Козлов В.В." КФХ да көзге игеннәрне барлыгы 1200 гектар мәйданда чәчәргә планлаштыралар, шуның 900 гектардан артыгы парга калдырылган җирләр. Механизатор Юрий Батенов К-700 тракторында парга калдырылган җирләрдә сыйфатлы төстә культивацияләү эшләрен башкара. 17 августта арыш чәчүдә ике агрегат эшләгән, аларда механизаторлар Александр Козырев белән Александр Норкин хезмәт куйган. Чәчүчеләр: Виктор Баранов, Михаил Зюскин, Роберт Кәлимуллин һәм Александр Бельковлар. КамАЗ шоферы Илдар Исхаков орлык һәм ашлама ташып торган. Чәчү агрегатлары артыннан механизатор Михаил Кузнецов чәчүлекләрне тыгызлап бара. Көзге игеннәр орлыгы, нигездә, күчмә фондтан чәчелә. "Татьяна" сортлы арыш - икенче репродукцияле, фермер Пенза өлкәсеннән алып кайткан көзге бодайның "Казанская-560" һәм "Безенчукская-380" сортлары - беренче репродукцияле. Барлык орлык та районда бердәнбер булган ПС-20 машинасында биологик препарат белән агулана (эшкәртелә). Орлык агулау эше белән Николай Морозов һәм Юрий Конышевлар мәшгуль. Кичәгесе көнгә булган торыш буенча хуҗалыкта көзге культуралар 270 гектар мәйданда чәчелгән.
Гомумән, "Козлов В.В." КФХ-да барлык эшләр дә комплекслы алып барыла. Эшкә хуҗаларча караш, дөрес якын килү сизелә. Урып-җыелган кырлар саламнан оператив төстә арындырыла, ул яхшы итеп эскертләнә, шушы эшләр артыннан туңга җир сөрү эше башкарыла. 14 куәтле К-700 и 3 Т-150 тракторлары булган бу хуҗалыкта туңга җир сөрү эшләре тиз темп белән бара. Кичәгесе көнгә бу эшләр сөреләсе кырларның 85 процентында башкарылган. Булачак уңыш нәкъ менә шуларга бәйле бит. Ә Владимир Козлов боларның барысын да алдан күреп эшли белә.
Рәсемдә: М.Зыскин, А.Бельков, И.Исхаков, А.Козырев, А.Норкин, Р.Кәлимуллин һәм В.Баранов (сулдан уңга)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев