Сыйфатлы азык кына әзерләргә
Үткән пәнҗешәмбе көнне "Козлов В.В." КФХ базасында 2012 елда югары сыйфатлы азык хәзерләү һәм АПК оешмаларында быелның 4 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре мәсьәләләре буенча республика зона семинар-киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов үткәрде. Евгений СТАРОВ
Семинар-киңәшмә эшендә республиканың 11 районы катнашты. Киңәшмә башланганчы район кунакларын Волчья Бистәсе клубында чәй белән сыйладылар, район символикасы төшерелгән кепкалар тапшырдылар, ә артистлар бик матур концерт куйдылар һәм үз җырлары белән безнең як турында сөйләделәр. М.Г. Нуртдинов киңәшмәне ачып, катнашучыларның игътибарын 2012-2013 елларда терлекләрне кышлату чорына бары тик сыйфатлы азык кына хәзерләү кирәклеген ассызыклады. Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов республика семинары үткәрү район өчен горурлык, чөнки соңгы семинар район территориясендә 6 ел элек үткән иде, диде. Терлекчелектә билгеле бер үсеш ноктасы бар, әмма терлекләр тыгызлыгы һәм башка күрсәткечләр буенча район әлегә алдынгылардан бераз калыша. Сөт җитештерү буенча (җан башына) без республикада өченче урынны билибез, 1 млн. 300 мең тонна нефть чыгаручы нефть компанияләре ярдәме белән өстәмә кыйммәт җитештерү буенча да район республикада өченче урында. Район башлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт белдерде, ә аның гади хуҗалык булуын һәм "Козлов В.В." КФХ турында сөйләгәндә, авыл хуҗалыгы бизнесын алып баруда үз алымнары, үсемлекчелектә һәм терлекчелектә үз технологияләре булуын билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Наил Гобәйдуллин киңәшмәдә катнашучыларга республика хуҗалыкларында азык урып-җыю техникасының әзерлеге турында сөйләде.
Азык хәзерләү эшенә техникалары әзер булмаган күпчелек районнар тәнкыйть утына тотылды. Азык урып-җыю комбайнына нагрузка зур булганга эшне ике сменада оештырырга кирәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов семинарда катнашучыларга 2012 елның 4 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның чыгышы таблицалар һәм графиклар белән ныгытылган иде. 2012 елга республика буенча 2 млн. тоннага якын сөт, 440 мең тонна ит җитештерү, 300 мең баш бозау һәм 1 млн. баш дуңгыз баласы алу бурычы куелган. Хәзергесе вакытта бер сыердан 7-8 килограмм сөт савучы хуҗалыклар да бар, алдынгылар исә 25әр килограмм сөт савалар. Терлекчелек продукциясе җитештерүгә тотылган чыгымнарны анализлау азыкларның күп тотылуын күрсәтә, шунлыктан продукциянең сыйфатын арттыру һәм аны күбрәк (отышлы эшләү) җитештерү беренче чираттагы бурыч булып торырга тиеш. Киләчәктә дәүләт эшли белгән, югары савым һәм артым алган товар җитештерүчеләргә генә ярдәм күрсәтәчәк. Күп кенә районнарда картайган күпьеллык үлән басулары байтак, алардан күптән файда юк. Министр урынбасары сенаж салу технологиясе мәсьәләләренә тукталды, сыйфатлы азык алу максатыннан төрле консервантлар файдаланырга кирәк, диелде. Хуҗалыклар буенча китерелгән мисаллар азыкларда май һәм серкә кислотасының күп булуы турында сөйли, маллар өчен исә алар зыянлы. Отчетлар буенча калган азыклар 17 азык берәмлеге тәшкил итә, тик аларны саклау шартлары бозылганга, бу азыклар яраксызга чыккан.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Минсәгыйрь Нуртдинов якын көннәрдә массакүләм азык хәзерләргә керешү бурычы куйды, шушы бурычны үти алмаган яки технологияне бозган җитәкчеләрдән арынырга вәгъдә итте. Төрле компанияләр вәкилләре азык салганда файдаланыла торган төрле препаратлар турында сөйләделәр, үз продукцияләре турында буклетлар тараттылар. Семинарда катнашучыларга "Козлов В.В." КФХ кырында азык хәзерләү техникасы, азыкларның сыйфатын билгеләү буенча экспресс лабораториянең эше, ә фермада киләсе кышлатуга терлекчелек биналарын хәзерләү күрсәтелде. Владимир Козлов (астагы рәсемдә) лагерьда хуҗалыкны алып бару алымы турында сөйләде. Бирелгән күп санлы сораулардан чыгып күп җитәкчеләрне аның эш тәҗрибәсе кызыксындыруын чамаларга мөмкин иде. Әйбәт әзерләнгән төшке аштан соң, семинарда катнашучылар канәгатьләнү хисе белән өйләренә таралыштылар, семинарда күргән алдынгы тәҗрибәне алар үзләрендә кулланырлар, мөгаен.
Рәсемдә: В. Козлов, М. Нуртдинов, Н. Хаҗипов һәм Н. Гобәйдуллин (сулдан уңга)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев