Сыйфатлы эшлиләр
Хәлим Билданов җитәкләгән "Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре барлык объектларда да сыйфатлы эшлиләр. Соңгы елларда алар район өчен байтак кына кирәкле һәм мөһим объектларны ремонтладылар һәм яңаларын төзеделәр. Евгений СТАРОВ Хәзергесе вакытта төзүчеләр хастаханәнең кабул итү бүлегенә капиталь ремонт ясау белән мәшгуль. Биредә Җәүһәрия Сөләйманова, Гөлсирә Якупова, Венера Павлова һәм Гөлсинә Хафизова...
Хәлим Билданов җитәкләгән "Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре барлык объектларда да сыйфатлы эшлиләр. Соңгы елларда алар район өчен байтак кына кирәкле һәм мөһим объектларны ремонтладылар һәм яңаларын төзеделәр.
Евгений СТАРОВ
Хәзергесе вакытта төзүчеләр хастаханәнең кабул итү бүлегенә капиталь ремонт ясау белән мәшгуль. Биредә Җәүһәрия Сөләйманова, Гөлсирә Якупова, Венера Павлова һәм Гөлсинә Хафизова (рәсемдә сулдан уңга) составындагы бизәүче-буяучылар бригадасы бик яхшы эшли. Быел төзүчеләрнең заказы былтыргыдан азрак, шулай да коллектив нигездә сакланган, ә эшчәнлек төрен киңәйткәннәр. Керамзит блоклар һәм тротуар плиткалары ясау цехы эшли. Заказларны читтән эзлиләр, күрше Чирмешән районында төзү-ремонтлау эшләренә берничә тендер отканнар.
Быел төзүчеләр сугышта катнашучылар өчен 2 аерым йорт торгыздылар, капиталь ремонт программасы буенча Красный Октябрьдә күп фатирлы йортка ремонт ясаганнар, гимназияне һәм Красный Октябрь мәктәбен ремонтлыйлар, Акбүредә клуб төзиләр. Бизәүчеләр Алена Деревяшкина, Людмила Спиридонова, Фәйрүзә Никитина, Марина Наумовалар үзләрен бик оста белгечләр итеп танытканнар. Шоферлар Антон Малинов, Михаил Селиверстов, Җәмил Юсупов, кранчы Наил Юсуповка һәрчак таянырга була. Прораблар Фәнис Әхмәтшин, Илшат Рамазанов һәм Рөстәм Ханзаров төзү эшләрен бик әйбәт оештыралар. Рафаэль Гыйззәтуллин, Петр Федоров һәм Мясник Манукян җитәкләгән комплекслы бригадалар бик шәп эшлиләр. Төзүчеләр Ислам Мортазин, Мидхәт Нуртдинов, Ильяс Глюмов, Илгиз Рамазанов, Вәсил Латыйпов бик тиз һәм сыйфатлы эшлиләр. Барлык электромонтаж эшләре Сергей Стекольников, ә сантехник эшләр Илфат Айсамов җитәкчелегендә башкарыла. Ришат Фәхретдинов җитәкләгән бухгалтерия хезмәткәрләре, җитештерү бүлеге инженеры Сания Әбүнәгыймова, комплектация бүлеге инженеры Илшат Мусин, механик Радик Рамазанов бик көйле эшлиләр. Коллективта яшь белгечләр дә бар: прораб Александр Гордеев белән ПТО начальнигы Айрат Мусин. Бу хакта кадрлар бүлеге белгече Наталия Федорова сөйләп үтте.
"Стройсервис" ЯАҖ-дә финанс тотрыклылыгына ирешелгән, вакытында әйбәт хезмәт хакы түләнә, белгечләрнең һөнәри осталыклары җитәрлек.
Без төзүчеләр коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев