Тагын ике автомобиль бирелде
ТР муниципаль берәмлекләр Советының ноябрь аенда булып узган VI съездында республиканың 100гә якын авыл җирлеге башлыгына яңа җиңел автомобильләр алуга сертификатлар тапшырылган иде. Алар арасында безнең районнан да ике авыл җирлеге бар. Азат МУСИН
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә, аралашып эшләү нәтиҗәсендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы соңгы елларда урыннарда муниципалитетлар өчен бик күп файдалы эшләр башкарды. Җирле муниципаль берәмлекләрнең абруе һәм әһәмиятлелеге артты, аларның матди тәэмин ителеше яхшырды. Шушы көннәрдә барлык 15 авыл җирлеге башлыгы да яңа ноутбуклы булды, август азагында, Республика көне алдыннан Зирекле һәм Архангел авыл җирлекләренә яңа автомобильләр бирделәр. Ә ноябрь азагында тагын ике авыл җирлегенә (Акбүре һәм Буревестник) чит илдә эшләнгән "Фиат-Альбеа" автомашинасы тапшырылды, димәк, транс-портлы булу авылның бик тә мөһим мәсьәләләрен тиз арада хәл итүдә - зур ярдәм, дигән сүз.
Рәсемдә: Акбүре АҖ башлыгы Җ. Җәләлетдинов яңа машина янында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев