Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тантанада – Казанда

Газета укучыларыбызга хәбәр иткәнебезчә, 5 мартта районнан хатын-кызлардан торган делегация 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап ТР Президенты үткәргән тантаналы кабул итүдә һәм "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашты. Ул Казандагы Универсиада авылының концерт залында үтте.

Делегация составына районның лаеклы вәкилләре керде. Алар арасында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" зона конкурсында катнашучылар, җиңүчеләр дә бар иде. Аларның берсе - 40 ел педагогик эшчәнлегенең 28 елын җитәкче булып эшләүче (20 ел директор урынбасары һәм 8 ел Яңа Чишмә гимназиясе директоры) Татьяна Сырова. Аның оештыру сәләте көчле, коллективта перспективаны күреп эш итә белә, ул - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы да.
Икенчесе - хезмәт ветераны - Тубылгы Тау авылыннан Рәйсә Хәлилова. Ул авылның һәм районның мәдәният тормышында актив катнашучы. Гармунда бик матур уйный, "Ак калфак" ансамбленең алыштыргысыз әгъзасы, ул: "Дуслар, һәрвакыт яшь булып калыгыз, картаерга ашыкмыйк" дип, башкаларны да үз үрнәгенә ияртә.
БСМ укытучысы Ирина Слимованы районда ягымлы, игелекле, кызыклы шәхес, һәр укучысы күңеленә юл таба белгән укытучы буларак беләләр. Аның кул астында тәрбияләнүчеләр күп кенә республика һәм төбәк конкурсларында җиңү яулыйлар. Ул мастер-класслар, ачык дәресләр аша тәҗрибәсен уртаклаша - баета тора. Мәдәният министрлыгы һәм Яңа Чишмә муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән зат.
Делегация составында "Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсендә машина белән сыер саву операторы Фәрдания Хөснетдинова да бар, ул 30 елга якын терлекчелектә эшли. Соңгы елларда хуҗалыкта гына түгел, районда да алдынгы урыннарны били. 2013 елда үзенә беркетелгән сыерлардан 175 тонна сөт сауган. Агрофирма җитәкчеләренең Мактау грамоталарына да ия булган.
Район делегациясен район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Наилә Закирова җитәкләде, ул үзенең кешелеклелеге, аралашуда гадилеге, барлык мәсьәләләрне хәл итүдә үз позициясен оста яклавы, ачыклыгы белән районда гына түгел, республикада да абруй казанган шәхес.
Тантаналы чарада җыелган барлык гүзәл затларыбызны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәм белән котлады, республика күләмендә үткән конкурска йомгак ясалды, бик матур концерт бирелде һәм, әлбәттә инде, бәйрәм сыйсыз узмый - бергәләшеп кунак булдылар - сыйландылар да.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев