Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татьяна көне күңелле үтте

25 гыйн­вар ки­чен­дә "Жем­чу­жи­на" бас­сей­ны фо­йе­сы гөр­ләп тор­ды. Би­ре­гә Сту­дент­лар кө­не­нә, икен­че ата­ма­сы - Тать­я­на кө­не­нә ра­йон яшь­лә­рен: мәк­тәп тә­мам­лау­чы­лар­ны, вуз­лар­да һәм тех­ни­кум­нар­да бе­лем алу­чы сту­дент­лар­ны, бу­ла­чак сту­дент­лар­ны - 11 сый­ныф уку­чы­ла­рын ча­кыр­ган иде­ләр. Аны үт­кә­рү иде­я­се бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар: яшь­ләр эш­лә­ре, мә­га­риф, мә­дә­ни­ят бү­лек­лә­ре, ба­ла­лар иҗат үзә­ге­не­ке, тан­та­на­ның сә­бәп­че­лә­ре дә...

25 гыйн­вар ки­чен­дә "Жем­чу­жи­на" бас­сей­ны фо­йе­сы гөр­ләп тор­ды. Би­ре­гә Сту­дент­лар кө­не­нә, икен­че ата­ма­сы - Тать­я­на кө­не­нә ра­йон яшь­лә­рен: мәк­тәп тә­мам­лау­чы­лар­ны, вуз­лар­да һәм тех­ни­кум­нар­да бе­лем алу­чы сту­дент­лар­ны, бу­ла­чак сту­дент­лар­ны - 11 сый­ныф уку­чы­ла­рын ча­кыр­ган иде­ләр. Аны үт­кә­рү иде­я­се бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар: яшь­ләр эш­лә­ре, мә­га­риф, мә­дә­ни­ят бү­лек­лә­ре, ба­ла­лар иҗат үзә­ге­не­ке, тан­та­на­ның сә­бәп­че­лә­ре дә бу иде­я­не хуп­лап кар­шы ал­ды­лар.

Чын­лап та, ту­ган ягың­да бер­гә җы­е­лып, фор­маль бул­ма­ган шарт­лар­да ара­ла­шу­га, би­ю­гә, кү­ңел ачу­га ни җи­тә. Бер­рәт­тән фән­не үз­ләш­те­рү үр­лә­ре­нә йом­гак та ясал­ды - әти-әни­ләр мәр­тә­бә­ле урын­нар­да тик­мә­гә ге­нә утыр­ма­ды. Акыл­лы һәм та­лант­лы ба­ла­лар тәр­би­я­лә­гән өчен, бик әй­бәт уку­чы сту­дент­лар­ның әти-әни­лә­ре: Ру­фия Җа­ма­лет­ди­но­ва, На­талья Зак­рой­щи­ко­ва, Фә­нис Һәм Тәс­ли­мә Га­лиул­лин­нар, Свет­ла­на Еме­ли­на, Рә­кыйп һәм Нур­фия Әх­мә­тов­лар ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва ку­лын­нан рәх­мәт бел­де­рел­гән Дип­лом­нар ал­ды­лар. Сту­дент­лар - яшь ке­ше­ләр, шу­ңа да тор­мыш­ны яра­ту­чы, кү­тә­рен­ке кү­ңел­ле­ләр. Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се­нең юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры баш­ка­ру­ын­да мә­зәк­чән мю­зикл ге­ро­е­ның ма­җа­ра­ла­рын шау-гөр ки­леп ка­бул ит­те­ләр. Бәл­ки кем­дер лекци­я­дә йок­лап утыр­ган "и­нә бе­лән кое ка­зу­чы­да" үзен яи­сә үзе­нең дус­ла­рын та­нып ал­ган­дыр, алар­га да "ма­тур тор­мыш" ту­рын­да төш­ләр күп кер­гән­дер. Кү­рәм­сең, бу­ла­чак сту­дент тор­мы­шын ал­дан ук си­зеп ләз­зәт­ләнеп, гим­на­зи­я­че­ләр үз­лә­рен бик җи­ңел һәм ир­кен тот­ты­лар, төш­тә тү­гел, ә өн­дә­ге җыр-би­ю­лә­ре бе­лән ба­ры­сын да сө­ен­дер­де­ләр.

Оч­ра­шу өчен "Жем­чу­жи­на"­ның сай­ла­нуы юк­ка тү­гел­ле­ген аң­лап бу­ла, ба­ла­лар­ны ал­дан ук: "Ү­зе­гез бе­лән ко­е­ну кос­тюм­на­ры алы­гыз", - дип ки­сәт­кән иде­ләр. Бас­сейн­да алар өчен су­да ярыш­лар оеш­тыр­ды­лар - тиз­лек­кә узы­шу, эс­та­фе­та­лар, "Су тө­бен­нән эн­җе бөр­те­ге җый" кон­кур­сы, үзен­чә­лек­ле си­ке­рү һ.б. Кү­бе­се бас­сейн­да бе­рен­че тап­кыр ко­ен­ды һәм бу бү­ләк­не юга­ры бә­я­лә­де­ләр. Туй­ган­чы йөз­гән­нән соң, алар фо­йе­да сок­лар, ли­мо­над­лар, тәм-том­нар­дан авыз ит­те­ләр. Ки­чә дис­ко­те­ка бе­лән тө­гәл­лән­де.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев