Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техник карауның яңа тәртибе

"Т­ранс­порт ча­ра­ла­ры­на тех­ник ка­рау һәм Рә­сәй Фе­де­ра­ци­я­се­нең кай­бер за­кон­на­ры­на үз­гә­реш­ләр кер­тү ту­рын­да"­гы Фе­де­раль за­кон ни­ге­зен­дә яңа ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан тех­ник ка­рау үт­кә­рү вә­ка­ләт­лә­ре ЭЭМ-нан шәх­си оеш­ма­лар­га кү­че­рел­де. Вә­ка­ләт­ләр­нең ал­ма­шы­нуы ав­то­мо­биль йөр­тү­че­ләр­не бор­чы­мас­ка ти­еш. Алар өчен яңа­лык бер - ОСА­ГО по­ли­сы ал­ган­да хә­зер тех­ник ка­рау­ның үт­кәнле­ге ха­кын­да та­лон күр­сә­тә­се, по­лис исә...

"Т­ранс­порт ча­ра­ла­ры­на тех­ник ка­рау һәм Рә­сәй Фе­де­ра­ци­я­се­нең кай­бер за­кон­на­ры­на үз­гә­реш­ләр кер­тү ту­рын­да"­гы Фе­де­раль за­кон ни­ге­зен­дә яңа ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан тех­ник ка­рау үт­кә­рү вә­ка­ләт­лә­ре ЭЭМ-нан шәх­си оеш­ма­лар­га кү­че­рел­де.

Вә­ка­ләт­ләр­нең ал­ма­шы­нуы ав­то­мо­биль йөр­тү­че­ләр­не бор­чы­мас­ка ти­еш. Алар өчен яңа­лык бер - ОСА­ГО по­ли­сы ал­ган­да хә­зер тех­ник ка­рау­ның үт­кәнле­ге ха­кын­да та­лон күр­сә­тә­се, по­лис исә үзе ки­мен­дә яр­ты ел га­мәл­дә са­на­ла­чак. Бу яңа ав­то ху­җа­ла­ры­на ка­гыл­мый, алар­га ни­ба­ры ав­то­ма­ши­на­ның тех­пас­пор­тын гы­на күр­сә­тә­се.

ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты ка­ра­ры (27 де­кабрь 2011 ел) бе­лән тех­ник ка­рау үт­кән өчен тү­ләү бә­я­лә­ре бил­ге­лән­гән. Әй­тер­гә ки­рәк, алар бе­раз тү­бә­нәй­гән:

Җи­ңел ав­то­мо­биль­ләр өчен 400 сум тү­ли­се.

Ав­то­бус­лар­га (авыр­лы­гы 5 тон­на­га чак­лы бул­ган, 8 урын­лы­дан зур­рак) - 630 сум.

Ав­то­бус­лар­га (8 урын­лы­дан зур­рак һәм авыр­лы­гы 5 тон­на­дан ар­тык бул­ган) - 740 сум.

Йөк ав­то­мо­биль­лә­ре­нә (3,5 тон­на­га чак­лы) - 420 сум.

Йөк ав­то­мо­биль­лә­ре­нә (3,5-12 тон­на­лы­сы) - 720 сум.

Йөк ав­то­мо­биль­лә­ре (12 тон­на­дан авыр­рак) - 770 сум.

При­цеп­лар өчен (3,5 тон­на­га чак­лы авыр­лык­та) - 350 сум тү­ли­се.

При­цеп­лар (авыр­лы­гы 3,5 тон­на­дан ар­тык) - 530 сум.

Мо­тот­ранс­порт - 200 сум.

Тех­та­лон­ның дуб­ли­ка­тын яса­ту -100 сум.

Шу­ны­сын да бил­ге­ләп үтү мө­һим, яңа ел­дан баш­лап ав­то­мо­биль­лә­рен ст­ра­хо­вать итү­че­ләр һәм тех­ник ка­рау опе­ра­тор­ла­ры­на зур җа­вап­лы­лык йөк­лә­нә - әгәр ЮТҺ-нән соң тех­ник экс­пер­ти­за үт­кәр­гән­дә ава­ри­я­гә ки­тер­гән җи­теш­сез­лек­ләр­нең (ким­че­лек­ләр­нең) тех­ник ка­рау үт­кән­че­гә чак­лы бу­луы ачык­лан­са, опе­ра­тор­га да, ТК стан­ци­я­се­нә дә җит­ди җә­за яный - ли­цен­зи­я­сен­нән ко­лак ка­гар­га һәм кил­гән зы­ян­ны кап­ла­ту ту­рын­да дәгъ­ва да бел­де­ре­лер­гә мөм­кин.

Ис­кәр­мә: Яңа ав­то­мо­биль­ләр эш­ләп чы­га­рыл­ган мо­мент­тан соң өч ел­га ТК узу­дан азат ите­лә. 3-7 ел­лык ма­ши­на­лар ике ел­га бер тап­кыр, ә ел­ла­ры ан­нан да күб­рәк бул­ган­на­ры ел­га бер тап­кыр мәҗ­бү­ри тех­ник ка­рау узар­га ти­еш­ләр. 8 һәм ан­нан да күб­рәк ке­ше сый­ды­рыш­лы, пас­са­жир­лар йөр­тү өчен яңа­дан җи­һаз­лан­ды­рыл­ган йөк ав­то­ма­ши­на­ла­ры, җи­ңел ав­то­мо­биль­ләр (так­си), ав­то­бус ке­бек пас­са­жир транс­пор­ты һәм кур­кы­ныч йөк­ләр та­шу­чы ав­то­мо­би­льләр 6 ай­га бер тап­кыр тех­ник ка­рау үтәр­гә ти­еш­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев