Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Теләсәң эш табыла

13 июль­дә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ар­ми­я­дә хез­мәт итеп бы­ел өй­лә­ре­нә әй­лә­неп кай­ту­чы егет­ләр бе­лән оч­раш­ты. Оч­ра­шу "О­лимп" спорт комп­лек­сын­да уз­ды. Де­мо­би­ли­за­ци­я­лән­гән 45 егет­нең ни­ба­ры 13се ге­нә оч­ра­шу­га кил­гән иде. Оч­ра­шу ба­ры­шын­да сөй­лә­шү­нең төп те­ма­сы егет­ләр өчен дә, ра­йон өчен дә бик ак­ту­аль иде - эш­кә ур­на­шып, авыл­да яшәр­гә һәм...

13 июль­дә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ар­ми­я­дә хез­мәт итеп бы­ел өй­лә­ре­нә әй­лә­неп кай­ту­чы егет­ләр бе­лән оч­раш­ты. Оч­ра­шу "О­лимп" спорт комп­лек­сын­да уз­ды. Де­мо­би­ли­за­ци­я­лән­гән 45 егет­нең ни­ба­ры 13се ге­нә оч­ра­шу­га кил­гән иде.

Оч­ра­шу ба­ры­шын­да сөй­лә­шү­нең төп те­ма­сы егет­ләр өчен дә, ра­йон өчен дә бик ак­ту­аль иде - эш­кә ур­на­шып, авыл­да яшәр­гә һәм эш­ләр­гә ка­лу. Оч­ра­шу­га ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк, хәр­би ко­мис­са­ри­ат­ белгече Алек­сей Мель­ни­ков, по­ли­ция бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Игорь Ко­ро­боч­кин, РҮХ баш та­би­бы Ри­шат Би­ла­лов, авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се җи­тәк­че­се Сергей Ба­ра­нов, Мәш­гуль­лек үзә­ге ди­рек­то­ры Лу­и­за Ис­ха­ко­ва, яшь­ләр эш­лә­ре буенча бү­ле­к на­чаль­ни­гы Оль­га Лав­ренть­е­ва һәм РМБ җитәкчесе Гөл­си­нә Мө­бә­рак­ши­на­лар ча­кы­рыл­ган иде.

Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич җы­е­лу­чы­лар­га мө­рә­җә­гать итеп, егет­ләр­нең ба­ры­сы да ра­йон­да үз урын­на­рын та­ба­чак­ла­рын, алар­ны эш­кә ур­наш­ты­ру һәм ти­еш­ле таш­ла­ма­лар тәкъ­дим итү мәсь­ә­лә­лә­рен хәл итү­дә ра­йон җи­тәк­че­ле­ге яр­дә­ме бу­ла­сын ис­кәр­де. Һәр егет­тән ал­ган бе­ле­ме, ки­лә­чәк­кә план­на­ры ха­кын­да со­раш­тыр­ды­лар, Анд­рей Аб­ра­мов­ка һәм Ле­нар Ис­мә­гый­лов­ка мәк­тәп­ләр­дә укы­ту­чы эшен тәкъ­дим ит­те­ләр, алар чит­тән то­рып Ала­бу­га пе­динс­ти­ту­тын­да уку­ла­рын дә­вам итә­чәк­ләр. Кам­ПИ да бе­лем алу­чы Ан­тон Ва­силь­ев­ны ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә ур­наш­кан нефть ком­па­ни­я­се­нә тәкъ­дим итә­чәк­ләр. Рөс­тәм Га­фи­я­тов исә хо­кук сак­лау ор­ган­на­рын­да­гы эш бе­лән кы­зык­сын­ды, аның юга­ры юри­дик бе­ле­ме бар. «Ме­ли­о­ра­ция» про­фи­ле бу­ен­ча юга­ры бе­ле­ме бул­ган Алек­сандр Гор­де­ев бе­лән авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы кы­зык­сын­ды һәм ул аңа ин­же­нер ва­зый­фа­сы тәкъ­дим ит­те. Хез­мә­тен ту­ты­рып кайт­кан Ил­нур Мор­та­зин исә тө­зү­че­ләр тех­ни­ку­мын­да уку­ын дә­вам итә­чәк. Дип­лом­лы хез­мәт­кәр­ләр­гә их­ты­я­җы бул­ган тө­зе­леш оеш­ма­ла­ры­на алар бе­лән ки­ле­шү тө­зер­гә һәм уку чо­рын­да алар­га мат­ди яр­дәм күр­сә­теп то­рыр­га тәкъ­дим ител­де. Сер­гей Ско­ков Әл­мәт­тә юга­ры бе­лем ал­ган һәм Әл­мәт­тә ур­на­шып ка­лыр­га те­лә­гән, тик ра­йон ха­ки­ми­я­тен­дә урын тәкъ­дим ит­кәч, баш тарт­ма­ган, уй­лар­га бул­ган. Тик Сер­гей ту­ган­на­ры һәм күр­ше­лә­ре өчен дә бор­чы­ла, алар яшә­гән җир­дән Крас­ный Ок­тябрь үзә­ге­нә чак­лы юл бик на­чар, Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич бы­ел ан­да ас­фальт тү­шәп бул­мас, шу­лай да йөк транс­пор­ты бе­лән юл­ны изү­че­ләр­дән ти­гез­ләт­те­рә­чәк­без, дип вәгъ­дә бир­де.

Яшь­ләр эш­лә­ре бү­ле­ге Вла­ди­мир Тем­ни­ков бе­лән Ай­нур Га­ли­мов­ны эш­кә ча­кыр­ды. Егет­ләр­нең ике­сен­дә дә - физ­куль­ту­ра бе­ле­ме. Алек­сей Еро­хин Ка­зан энер­ге­ти­ка тех­ни­ку­мын­да көн­дез­ге бү­лек­тә уку­ын дә­вам итә­чәк, ә Иван Еграш­кин 118 нче ҺУ-на ке­реп шо­фер һө­нә­ре ала­чак. Алек­сей Бы­ков Яр Чал­лы­да тө­зе­леш ком­па­ни­я­сен­дә эш­ли ин­де, аның оч­ра­шу­га ки­лүе үзе фай­да­лы тәкъ­дим бул­са, кай­тыр­га әзер бу­лу­ын күр­сә­тә (шу­лай уй­лар­га ни­гез би­рә). Ра­йон­да да тө­зе­леш ба­ра, хез­мәт хак­ла­ры да на­чар тү­гел, си­не үзе­без­дә кө­теп ка­ла­быз, кай­чан кайт­саң да эш бар, - ди­де Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич. Ил­фат Нур­га­тин да тех­ник-тө­зү­че, ул Ка­зан­да эш тап­кан. Ке­че Ва­тан­на­ры­на кай­тыр­га те­лә­мәү­че­ләр­гә дә уңыш­лар те­ли­без, бе­рүк зур шә­һәр­дә юга­лып ка­ла күр­мә­сен­нәр.

Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск олимп

2
X