Терлек чалу цехы ачылды
Элеккеге райпо базасы территориясендә эшмәкәр Фәрит Вәлиуллин тарафыннан терлек чалу цехы төзелгән. Шулай итеп, колбаса әйберләре җитештерүдәге технология чылбыры төгәлләнгән. Әлеге цех хезмәтләреннән хәзер теләге булган һәр кеше файдалана ала. Евгений СТАРОВ
Цехны ачуда район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова, авыл җирлекләре башлыклары һәм хәзерләүчеләр катнашты. ТР Президенты тарафыннан бүлеп бирелгән акча ярдәмендә һәм эшмәкәр Ф. Вәлиуллин тырышлыгы белән колбаса цехы яңадан торгызылган, ит ыслау эше оештырылган, ә хәзер тагын терлек чалу цехы төзелгән. Цехта терлек чалу өчен барлык шартлар да булдырылган. Цех белән янәшәдә машинадан терлек бушату өчен мәйданчык та бар. Цехта чиста, стеналары кафель плитәдән, түшкәләрне күчерү өчен тельферлар урнаштырылган, ветеринарга эшләү өчен бина да бар. Терлекне чалу белән үк ит колбаса цехына, суыткыч камераларга керә. Әлеге цех буйлап экскурсияне эшмәкәрнең кызы Эльмира Вәлиуллина үткәрде. Цехта заманча җиһазлар куелган, ыслау өчен мичләр дә бар. Халык һәм авыл товар җитештерүчеләре арасында ит ыслауга сорау зур. Заказлар безнең районнан гына түгел, күрше шәһәрләрдән дә алына, бу ыслау эшенең сыйфатлы башкарылуы хакында сөйли.
Цехны карап үткәннән соң җыелучыларның барысы да Советның утырышлар залында терлек чалу кагыйдәләре һәм технологияләре турында дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторы Илшат Дәүләтшинның чыгышын тыңладылар. Терлек чалу махсус пунктларда башкарылырга тиеш, әгәр алар юк икән, үз хуҗалыгыңда башкару зарур, тик моны (чалуны) рөхсәт бирүче документ-лары булган, санитария кагыйдәләрен төгәл үтәүче махсус мал чалучы эшләргә тиеш. Терлек сую алдан ветеринария табибында тикшерү үткәннән һәм белешмә (ә ул ике көн гамәлдә) бирелгәннән соң гына башкарылырга тиеш. Мал сәламәт булырга, тән температурасы 39,5 градустан артмаска тиеш.
Сугым сую урыны чиста, түшәлгән, кан һәм эчке әгъзаларын җыю өчен савытлар булырга тиеш. Мал суйганнан соң кулланылмый торган барлык калдыклар үләт базларына утилизацияләнергә тиеш. Мал сую урынын дезинфекцияләргә кирәк. Сатканчы иткә кабат экспертиза үткәреп келәймә сугасы.
Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын үз территорияләрендә ветеринар иминлеккә контроль ясау зарурлыгына юнәлтте. Рәсәйдә күптән түгел азагы үлем белән беткән себер түләмәсе (авыру) ачыкланган иде. Чыгышта хәзерләүчеләр эшчәнлегенә бәя бирелде. Бигрәк тә Шәүкәт Госсаметдинов эшчәнлеге тәнкыйтькә тотылды, берничә кат штраф салуга карамастан, мал сую урынында - антисанитария. Моны АҖ башлыклары контрольдә тотарга тиешләр. Итне алучылар (турыдан-туры) билгеле булса да, суйган мал итенә ветеринар тикшерү үткәрүнең зарурлыгы хакында әйттеләр. Продукциянең кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч булмавына инанырга кирәк. Үз территорияләрендә зарарлы ит саткан өчен авыл җирлекләре башлыклары, хәтта муниципаль район башлыгының ирекләреннән мәхрүм ителү очраклары бар.
Киңәшмәдә шулай ук үзебезнең товар җитештерүчеләрнең Казан ярминкәләрендә сату итү, халыктан сөт хәзерләү мәсьәләләре карап тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев