Терлекчелек – акча табуның гарантияле чыганагы
Үткән җомгада Волчья Бистәсендә Мария Козлованың фермер хуҗалыгы территориясендә терлекчелекне үстерү һәм чәчүлекләрне карау мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
"Козлова М.И." КФХ-ның Буревестник бүлекчәсендәге җәйге терлекчелек лагеры территориясендә район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары савым көтүен асрау, ашату рационы, терлекчеләргә эшләү өчен шартлар булдыру мәсьәләләре белән таныштылар. Җыелучыларның игътибары җәйге лагерьларның территорияләрен чиста һәм тәртиптә тоту кирәклегенә юнәлдерелгән иде. Бүлекчә белән идарә итүче Евгений Козлов сөт җитештерүне арттыру буенча үз эше турында сөйләде. Начальник урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү - маркетинг бүлеге начальнигы Леонид Богомолов җәйге терлекчелек лагерьларына куелган таләпләр турында җиткерде. Авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм халыкка кредит бирүнең яңа мөмкинлекләре турында Россельхозбанк зона идарәсе идарәчесе Рафис Ислямов сөйләп үтте. Якын араларда районда банк вәкиллеге ачылачак.
Аннан соң люцерна кырында чәчүлекләрне карау технологияләрен үтәү, аларны авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү кирәклегенә игътибар юнәлдерелде.
Алга таба сөйләшү җирле Мәдәният йортында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов терлекчелектәге эш (4 айга) нәтиҗәләренә анализ белән чыгыш ясады. Тулаем алганда уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтеп, докладчы соңгы вакытларда район терлекчеләренең позицияләрен югалта баруларын әйтеп үтте. МЭТ-нең баш саны 15994 баш тәшкил итә (шул исәптә 5093 баш сыер), үткән ел белән чагыштырганда артым 649 баш тәшкил иткән. Сыерларның баш санын арттыруда "Кулон" һәм "Татарстан" а/ф, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-ләр яхшы эшләгән. Шулай ук дуңгызларның баш саны да арткан (1121 баш тәшкил итә). "Зубов В.С." һәм "Суворов А.С." КФХ-ларда күрсәткечләр яхшы. Район буенча сарыкларның баш саны - 5209, үткән елдагыдан 179 башка күбрәк. 4 ай эчендә 7143 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 2 процентка күбрәк. "Татарстан" а/ф һәм "Игенче" ҖЧҖ-дә эш начар бара, ә менә "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р." КФХ, "Нурхамәтов З.М.", "Савельев А.А." КФХ-да артым әйбәт. Бер баш сыердан ел башыннан уртача савым 1401 килограмм тәшкил итә. "Зубов В.С." (2447 кг), "Нурхамәтов З.М." (2370), "Архангельское" КФХ-да (2445 кг) савым югары. Шул ук вакытта "Ситдыйкова Г.И." КФХ-да - 813, "Татарстан" а/ф-да - 1010 кг (Әдәмсәдә - 656, Акъярда -733, Сосновка бүлекчәсендә - 797 кг - нык калышалар). Мөгезле эре терлекләрдән иң югары уртача тәүлеклек артым - "Зубов В.С." (756 грамм), "Садыйков М.Х." (745), "Козлова М.И." (732) КФХ-да. Иң түбәне - "Татарстан" а/ф-ның Акъяр (558), Шахмай (569) һәм Чаллы Башы (571 грамм) бүлекчәләрендә. Район буенча бу күрсәткеч 661 грамм тәшкил итә.
Дуңгызлардан уртача тәүлеклек артым "Савельев А.А." (442), "Порецкий С.Н." (430), "Суворов А.С." (415) КФХ-да, ә "Хорьков А.А." (340), "Зубов В.С." (344), "Садыйков М.Х." (367 грамм) КФХ-да - ул түбәнрәк. МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгы төрлечә. Әгәр "Нурхамәтов З.М.", "Анисимов О.А." һәм "Кыямов Х.Г." КФХ-да 500-550 килограмлы терлекләр тапшырсалар, ә менә "Кулон" а/ф, "Скоков Н.А." КФХ-да 121 һәм 171 килограмм авырлыкта тапшыралар. 4 айда 2247 бозау алынган, бу 2012 елдагыдан 98 башка азрак. 4 айда 626 баш дуңгыз баласы алынган, бусы узган елгы шул чор белән чагыштырганда 74 башка күбрәк. Төп көтүгә 310 башмак тана кертелгән, бусы да узган елдагыдан 2 башка күбрәк. Терлекчелек буенча икътисадый күрсәткечләр белән җыелган халыкны район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина таныштырды. 4 айда акчалата выручка 147 млн. сум тәшкил иткән, уртача бер хезмәткәргә 127 мең сумлык продукция җитештереп сатылган. Әмма "Зубов В.С." КФХ-да ул 181 мең сум тәшкил итсә, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-тә ул нибары 84. Төрле хуҗалыкта товар продукциясе берничә мәртәбә (нык) аерыла. "Зубов В.С." КФХ-да һәр шартлы баш терлек хуҗалык кассасына 13 мең 600 сум табыш китерсә, "Скоков Н.А." КФХ-да ул - 6. "Козлова М.И." КФХ-да сөт җитештерүнең рентабельлелеге 74 процент тәшкил итә, "Татарстан" а/ф-да ул 24 процент минус белән.
Район буенча тулаем ит җитештерү буенча рентабельлелек түбән. "Татарстан" а/ф-да җитештерелгән ит иң кыйммәте, биредә чыгымнар акчалата выручкадан 2 мәртәбә артып китә. Җитештерелә торган терлекчелек продукциясенең үзкыйммәте югары булу уртача тәүлеклек артымның түбән, савылган сөтнең аз һәм азыкны артык сарыф итү аркасында килеп чыга.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең сатып алулар буенча консультанты Энҗе Гыйнәтуллина җитештерелә торган продукциянең сыйфатына анализ ясады.
Сөтнең сыйфатын яхшырту хисабына район хуҗалыкларына өстәмә рәвештә 178 тонна сөт исәпләнгән. Ветеринария инспекторы Илшат Дәүләтшин хуҗалыкларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлеше һәм киләчәккә бурычлар турында чыгыш ясады. Аның чыгышы вакытында җәйге лагерьларның торышы слайдларда күрсәтелде. "Татарстан" агрофирмасы Әдәмсә бүлекчәсенең башкаручы директоры Әдһәм Сибгатуллин адресына сыерлар эчә торган урынның пычрак, җитештерелгән сөтнең түбән сыйфатлы булуы өчен тәнкыйть сүзләре яңгырады.
Чәчү комплексларында эшнең нәтиҗәлелеге турындагы информация белән Энҗе Шәйдуллина чыгыш ясады. Алар "Кулон" а/ф-да нәтиҗәлерәк дип билгеләп үтелде. Монда җитештерү бер чәчү агрегатына 29,6 эталон гектар тәшкил иткән, ә "Татарстан" а/ф-да нибары - 18,2 генә.
Киңәшмә ахырында В.М. Козлов районда сөт җитештерү буенча хәлләргә анализ ясады, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыкларына МЭТ көтүенең ит һәм сөт бирүчәнлеген арттыру, барлык төр милек формасындагы хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклау, язгы кыр эшләрен тизрәк төгәлләү һәм азык хәзерләүгә әзерләнү буенча бурычлар җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев