Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлекләрнең баш саны сакланырга тиеш

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән киңәшмәдә терлекчелектәге 10 айлык эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Җитештерү күрсәткечләре Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 10 айлык эшкә тәфсилле анализ ясады. -Нигездә, күрсәткечләр уңай, - дип билгеләп үтте ул. -Шулай да җитешсезлекләр...

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән киңәшмәдә терлекчелектәге 10 айлык эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Җитештерү
күрсәткечләре
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 10 айлык эшкә тәфсилле анализ ясады.
-Нигездә, күрсәткечләр уңай, - дип билгеләп үтте ул. -Шулай да җитешсезлекләр дә юк түгел - дуңгыз һәм сарык ите җитештерү 2014 ел дәрәҗәсеннән түбән, дуңгыз балалары да аз алынды, МЭТ үлеме дә артты.
1 ноябрьгә МЭТ саны 15452 баш (106%) тәшкил итә, шуның 5095 башы (102%) - сыерлар, дуңгызлар - 708 (113%), сарыклар - 3693 (102%), атлар - 789 баш (106%).
-Ел башына 5%лап үсеш белән терлекләрнең баш санын саклап калырга кирәк, - дип искәрде Вячеслав Козлов. -Шул очракта гына 2016 елда субсидия биреләчәк,- диде ул.
Сөт җитештерүдә 2014 ел дәрәҗәсеннән 1085 тоннага (барлыгы 22169 т) арту күзәтелә. "Козлов В.А.", "Савельев А.А.", "Козлова М.И.", "Архангельское", "Зубов В.С." КФХ, "Кулон" а/ф-да күрсәткечләр әйбәт, ә менә "Әхмәтвәлиева Г.Г." һәм "Суворов Д.А." КФХ сөтне узган елдагыдан азрак җитештергәннәр.
1 сыердан сауган сөт (ел башыннан алып) 4364 кг тәшкил итә.
Уртача тәүлеклек артымга анализ ясау шуны күрсәтә, иң югары артым (700-790 грамм) "Козлова М.И.", "Садыйков М.Х.", "Дәүләтшина Г.М.", "Скоков Н.А." КФХ-да. Ә менә "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә ул нибары 472 грамм тәшкил итә.
Ит җитештерүдә күрсәткечләр 2014 ел дәрәҗәсеннән аз гына югары - 103%, барлыгы 1969 тонна ит җитештерелгән.
Бозаулар үрчеме буенча күрсәткечләр ярыйсы - 4716 баш бозау алынган, 2014 ел дәрәҗәсеннән 284 башка күбрәк, 100 баш сыерга исәпләгәндә 69 бозау туры килә. "Козлов В.А.", "Вәлиев Ф.Р.", "Артемьева Л.Р.", "Садыйков М.Х." КФХ да һәм "Кулон" а/ф-да бозаулар үрчеме буенча күрсәткечләр яхшы, "Яңа Чишмә" а/ф, "Нурхамәтов З.М.", "Зубов В.С." һәм "Суворов Д.А." КФХ-лар 2014 елга караганда начаррак эшләгәннәр.
10 айда 390 баш МЭТ үлгән, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 132 башка күбрәк. "Яңа Чишмә" а/ф-да мал кырылу проценты (13,9%)" югары, район башлыгы билгеләп үткәнчә, монда туган һәр җиденче бозау үлә һәм бу әле исәпкә алынганы гына, күрсәтелмәгәне дә бар.
Шундый кызыклы күрсәткеч тә бар, үрчемгә карата МЭТ чыгымы (файдалану). Район буенча ул 90% тәшкил итә, ә "Архангельское", "Нурхамәтов З.М.", "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков Н.А." КФХ да, "Кулон" а/ф-да һәм "Игенче" ҖЧҖ да ул 94-100% ка җитә. Бу әлеге хуҗалыкларда алынган һәр бозау тотыла һәм терлекләр саны артмый дигән сүз. "Зубов В.С." һәм "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ га карата алай әйтеп булмый, анда үрчемгә карата МЭТ чыгымы барлыгы 43-80% тәшкил итә.
Икътисадый
күрсәткечләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Энҗе Шәйдуллина хуҗалыкларның финанс-икътисадый эшчәнлеге һәм 2015 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән хуҗалыклар рейтингына кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.
Рейтинг биш төр буенча база җитештерү-икътисадый күрсәткечләр җыелмасын исәпкә алып төзелгән:
-10 айлык нәтиҗәләр буенча 1 хезмәткәргә акчалата выручка;
-2014 ел белән чагыштырганда МЭТ саны арту;
-2014 ел дәрәҗәсенә карата сөт җитештерү арту;
-1 хезмәткәргә уртача айлык хезмәт хакы;
-уңыш (ц/га).
Әйтергә кирәк, районда уртача айлык хезмәт хакы 13 мең 700 сум тәшкил итә (ТР-да - 17100 сум). Иң югарысы - 14600 сум -"Яңа Чишмә" а/ф-да, иң түбәне - 7578 сум - "Козлов В.А." КФХ-да.
Югарыда аталган күрсәткечләрне исәпкә алып, 10 айлык нәтиҗәләр буенча рейтинг төзелгән. Беренче урында "Козлова М.И." КФХ, икенче - "Козлов В.А." КФХ, "Зубов В.С." КФХ - өченче, аннан соң "Кулон" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р.", "Садыйков М.Х.", "Архангельское" КФХ, "Яңа Чишмә" а/ф. Исемлек азагында "Скоков Н.А." һәм "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ.
Йомгак ясау
Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы хәлләргә анализ ясады.
-Терлекләрнең баш санын саклап калырга кирәк, субсидия алу шуңа бәйле, - дип билгеләп үтте ул. -Хәзер көн саен терлекләрне карауга, ашатуга, асрауга ныклы контроль булдырырга кирәк. Технология үтәлмәгән, тиешенчә ашату һәм контроль булмаган җирдә хуҗа да юк, дип әйтергә мөмкин.
Район башлыгы җитәкчеләргә барлык төр милек формасында булган хуҗалыкларга да ит һәм сөт җитештерүне арттыру бурычы, кышкы араннарда асрау чорында фермаларда янгын куркынычсызлыгы тәэмин итеп, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне йөкләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X