Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тиздән өй туе

Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзү". Бу программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерү максатында эшләнә. Соңгы биш елда Татарстанда барлыгы республика бюджеты хисабына, шул исәптә капиталь ремонттан соң, 200 дән артык мәктәпкәчә учреждение ачылган, шуның 118 е - яңа төзелгән. Безнең...

Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзү". Бу программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерү максатында эшләнә. Соңгы биш елда Татарстанда барлыгы республика бюджеты хисабына, шул исәптә капиталь ремонттан соң, 200 дән артык мәктәпкәчә учреждение ачылган, шуның 118 е - яңа төзелгән.
Безнең Яңа Чишмә районында да әлеге программа буенча соңгы елларда байтак эшләр эшләнгән. Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов безнең белән булган әңгәмә барышында республика президент программалары күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүен ассызыклады.
-Соңгы 5 ел эчендә безнең районда 7 бина балалар бакчасы итеп яңартып корылды һәм капиталь ремонтланды. Район үзәгендәге "Крепыш" балалар бакчасын яңартып коруга республика 5 млн. сумга якын акча бүлеп бирде, әле тагын җирле бюджеттан 2 млн. сум акча тотылды. Шулай ук җирле бюджет һәм иганәчеләр - нефтьчеләр акчасына без район үзәгендәге "Теремок", "Ландыш" һәм "Солнышко", Ленинодагы "Ләйсән" балалар бакчаларына ремонт ясый алдык, ә Акъяр, Акбүре, Чертуш һәм Яңа Чишмәдә берләштерелгән башлангыч мәктәп - балалар бакчалары итеп ясалган биналарны яңартып кордык, - дип билгеләп үтте ул.
Районның торак пунктларында балалар бакчасына чират юк, ул бары район үзәгендә генә бар - 90 балага урын кирәк. Яңа балалар бакчасы ачылгач, бу проблема хәл ителердер, мөгаен.
-Нәкъ шулай. Президент программасы буенча район үзәгендә 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеп бетеп килә (биредә балалар дүрт төркем булачак). Объектның смета бәясе 55 млн. сум, акча республика бюджетыннан бирелә. Бакчаның исеме дә билгеле. -"Золотой ключик", мөдир дә билгеләнгән. Хәзер төзүчеләр яңа балалар бакчасы август урталарына ишекләрен ачсын өчен бөтен көчләрен куеп тырышалар.
Төзелә торган объектта без "Төзүче" җәмгыяте прорабы Фәнис Әхмәтшин белән очрашып, аннан төзелешнең барышы турында сораштык.
-Хәзер объектта 7 бригада эшли, бу эшләр белән 60 кеше шөгыльләнә, - диде ул. Түбә ябу, тышкы баскычлар кую белән беррәттән электромонтаж һәм сантехника эшләре дә башкарыла. Штукатурка эше тәмам, шпатлевкалау, стеналарына плитка ябыштыру, идәннәргә дә плитка җәю белән мәшгульбез. Төзелеш материаллары белән өзеклекләр юк, без объектны вакытында тапшырырга тырышачакбыз. -Безнең мәгариф бүлегенә ата-аналардан балаларын яңа бакчага урнаштыру нисбәтеннән 30 гариза керде, - дип сөйли мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Әхмәтшина. "Золотой ключик" эшли башлагач, киеренкелек бетәр, балалар бакчасына чират булмас, - дип уйлыйбыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев