Тәмле аштан соң кәеф күтәрелә
Сер түгел, урак өстендә комбайнчыларның эш нәтиҗәлелеге сыйфатлы һәм тәмле ризыкка бәйле. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыкларда комбайнчыларга кырга ашны шуңа җайлаштырылган банкаларда, пластмасс савытларга салып алып баралар, әлбәттә, болай аш суына. Салкын аш ашаганнан соң кәеф тә башкача була шул.
Район башлыгы Вячеслав Козлов тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре адресына юлланган тәнкыйть сүзләреннән соң хәлләр үзгәрә башлаган. Районның кайбер хуҗалыкларында булып, моңа без дә инандык.
Без килгәндә, 20 август көнне, җәмәгать туклануы нокталарының барысында да термослар бар иде һәм пешекчеләр кырга илтер өчен аларны тутыра иделәр.
- Бүгенге көнгә төшке ашка - 60, кичке ашка - 40 порциягә заказ бирелгән иде, - дип сөйләде безгә "Кулон" агрофирмасы кафесы мөдире Гөлшат Мортазина, - төшке ашка без итле борчак ашы, томалап-кыздырып пешерелгән ризык һәм компот әзерләдек. Комбайнчылар һәм урак өстендә катнашучыларга төшке аш бәясе 20 сумга төшә. Агрофирма хезмәтчәннәре сүзләре буенча, ризыкның сыйфаты искиткеч яхшы. Менюны җитәкче раслый һәм ул төрләндерелгән.
"Зубов В.С." КФХ да үз эшчеләре өчен тәмле төшке ашны бушлай әзерлиләр. Сишәмбе көнне төшке ашка монда итле борчак ашы, макаронлы гуляш (соус белән), чәй әзерләгәннәр. Икмәкне һәрчак яңа пешкәнен (үзләренең пекарнялары) бирәләр.
- Төшке ашка - 22, кичкегә 16 порциягә заказ бирелгән, - диде пешекче Анжела Закарян, - урак өсте ахырына якынлаша, тик без үзебезнең эшчеләрне ел әйләнәсенә ашатабыз. "Татарстан" агрофирмасында төшке аш бәясе 20 сумга төшә.
- Менюда һәрчак яңа әзерләнгән ризыклар, без икәү эшлибез, бүген комбайнчылар өчен итле яшелчә ашы һәм гуляш белән макарон әзерләделәр. Термосларда -14 порция, - дип аңлатты безгә Шахмай бүлекчәсендәге ашханә мөдире Гөлнара Васильева.
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә Архангел пешекчеләре Ольга Ершова белән Надежда Хохлова көн саен 80нән артык кеше ашаталар.
- Бүген үзебезнең эшчеләр өчен итле борщ, гуляш белән борчак пюресы, өченчегә - татлы чәй хәзерләдек, - дип сөйләделәр алар. Профсоюз комитеты рәисе Анна Старова кырга кайнар аш илтүгә контрольлек итә.
"Скоков Н.А." КФХ-да төшке һәм кичке ашны кырга махсус банкаларда - термосларда йөртәләр, урып-җыюда катнашучылар бер дә зарланмыйлар.
"Козлова М.И.", "Нурхамәтов З.М.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да һ.б.-да ризыкларны бик тәмле пешерәләр. Кызганычка каршы, "Татарстан" агрофирмасының кайбер бүлекчәләрендә ризыкны искечә: банкаларда, пластмасс савытларда йөртәләр. Эш шунда ки, эшчеләргә әбәдне кырга нәрсәгә салып чыгарулары мөһим түгел, ул вакытында һәм кайнар килеш илтеп җиткерелергә тиеш.
Урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында, һәм урак та катнашучыларны азаккача тәмле ризыклар белән сыйлау бик мөһим.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев