Тормышлар әйбәтләнә бара
19 сентябрь көнне Чертуш авылында яңа мәдәният йортын ачу тантанасы булып узды. Бу вакыйгага яшьләр нык шатланды, алар ике ел үзләренең ял итү почмагын көткәннәр.
Шимбә көнне шушы авыл һәм тирә-күрше авыл яшьләре яңа дискотека залында күңел ачтылар. Клуб директоры Гөлшат Җиһангирова: "Ике ел без мәктәп бинасындагы "почмак"ны файдаланып тордык, ә анда тыгыз, әллә ниләр майтарып булмый. Биредә исә балаларның бию һәм драма түгәрәкләре бүген үк тулы куәткә эшли башлаячак. Кино күрсәтүчеләр килгәндә фильмнар күрсәтәчәкбез, дискотекалар, бәйрәм концертлары оештырачакбыз. Бүлмә гөлләре үстерергә яратучылар берләшмәсе өчен дә урын җитәрлек, гөл яратучылар узган ел оештылар, ә гөл чүлмәкләренә инде урын тарайды", - дип сөйләде.
Чертуш мәдәният йорты хезмәткәрләренең планнары зурдан: бар халыкны мәдәнияткә җәлеп итеп, ай саен самавыр артында камыр ризыклары белән өлкән яшьтәге хатын-кызларның кич утыруларын уздыру да, алар исә җырлар башкаралар, шуннан сәхнәгә чыгарга да күп калмый. "Өлкәннәр өчен театр студиясе ачуга хәзерләнәбез, - дип сөйли Гөлшат, - бездә яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да талантлы кешеләр байтак". Матди база булмаса, талантларга да үсү мөмкинлеге тарая. Зур планнарның башлангычы бар - Мәдәният йорты ачылган көнне тапшырылган бүләкләр бу нисбәттән бик урынлы.
Яңа клуб ачу тантанасында чертушлыларны район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР да Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә начальнигы Дмитрий Иванов, "Татарстан" а/ф генераль директоры Гомәр Сөләйманов котлады. Изге теләкләрен ирештереп, алар бүләкләр: ноутбук һәм мең сумлык сертификатлар, фотоаппарат тапшырдылар. Мәдәният йорты бинасын төзүчеләр директорга символик ачкыч тапшырдылар, башлангыч сыйныф укучыларын ал тасма кисәргә чакырдылар.
«Бу мәдәният учагы беренче чиратта алар өчен ачыла», - дип билгеләп үтте Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рифкат Миръякупов. Яңа мәдәният йорты сәхнәсенә районның иң әйбәт артистларын җыеп, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре чертушлыларга һәм җыелган кунакларга әйбәт бүләк ясадылар. Балалар сәнгать мәктәбенең балалар төркеме биюләре, "Архангел чибәрләре"нең күңелле җырлары, татар, урыс, чуаш җырларын башкаручыларның матур җырлары тамашачыларны җәлеп итте. Чертушта 230 кеше яши, тамаша залы 100 урынга исәпләнгән, шуңа авылдагы 130 кеше артист булырга тиеш. Белмәссең, яшьләр дә авылда төпләнеп калыр, өлкәннәргә дә яшәве күңеллерәк булыр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев