Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

тормышны яхшыртуга юнәлеш алынды

Әдәмсә авыл җирлегенең исәп-хисап җыелышында башкарма комитетның эше уңай дип бәяләнде, бу бәяне район хакимиятендәгеләр дә хуплады.

Безнең белешмә
Әдәмсә авыл җирлеге территориясендә: Әдәмсәнең үзендә - 764, Бакташта 39 кеше яши. Шуларның 236-сы - пенсионер, араларында бер Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, шуңа тиңләштерелгән 2 кеше, 4 сугышта катнашучының тол калган хатыны, 30 тыл хезмәтчәне яши. Хезмәткә яраклылары - 372 кеше, шуларның 37-се эшсез, биржада нибары 1 кеше тора, 32 студент, 70 мәктәп укучысы, 48 бакча яшендәге бала исәпләнә, тик балалар бакчасына 22 бала гына йөри. 2014 елда 7 бала туган, 15 кеше бакыйлыкка күчкән.
Авыл җирлеге территориясендә урта мәктәп, балалар бакчасы, клуб, ФАП, почта, 5 сәүдә ноктасы, бер авыл хуҗалыгы оешмасы, бер КФХ һәм 275 ШЯХ бар.

-Исәп-хисап җыелышында нинди мәсьәләләр күтәрелгән иде һәм алар ничек хәл ителделәр? - дигән сорауга Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова болай дип җавап бирде:
-Беренче булып бирелгән сорауларның берсе - паспортларда адреслы теркәлү турында штамп куюга кагылышлы иде. 2014 ел дәвамында, зарурлыктан чыгып, адресларын тәгаенләп 46 кешегә теркәлүгә штамп куелды. Икенче мәсьәлә Үзәк урамда су белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Су белән тәэмин итү эшләрен төгәлләүгә проект-смета документациясе әзер, су бирү башнясы тирәсендәге җир участогына ызанлау үткәрелде. Бакташ авылы кешеләре күперне ремонтлау мәсьәләсен күтәргән иделәр, аның торышы начар булганга, икмәк ташый торган машина килми башлаган иде. Күпер ремонтланды. Авыл халкы тагын зират янында алачык төзүгә акча белән ярдәм итүне үтенгәннәр иде. Моңа 30 мең сум акча бүлеп бирелде. Авыл клубын ремонтлау мәсьәләсе әлегә ачык кала.
-2014 елда планлаштырылган эшләрнең кайсыларын эшли алдыгыз, кайсыларын юк?
-2014 елда Әдәмсә авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше Юл картасының комплекслы чараларын үтәүгә таянды. Ул чараларның 7 пунктыннан безнең авыл җирлеге гаилә фермаларын оештыра алмады, планда каралганы бер иде, тик әлегә бу эш барып чыкмады.
-Быелга халыктан нинди наказлар булды?
-Бакташ авылы халкы Әдәмсәгә чаклы әйбәт юл сорый.Үзләре генә бу мәсьәләне хәл итә алмыйлар. Бөтен өмет - район ярдәменә.
-Узган ел үзара салым акчасын күпме җыя алдыгыз һәм ул акчаларны нәрсәләргә тоттыгыз, быел үзара салым буенча референдум үткәрергә җыенасызмы?
-Үткән елның 25 маенда күпер кичүенә (аркылы чыгу юлына) ремонт һәм юлларны карау (тоту) кебек мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым кертү буенча референдум үткәрелгән иде.
Халыктан 90 мең сум акча җыелды (һәркайсыннан 200 сум), республикадан җыелган һәр бер сумга өстәмә 4 сум алдык. 50 кеше төрле сәбәпләр буенча акча бирүдән баш тартты. 150 мең сум Бакташ авылындагы күпер кичүен ремонтлауга һәм 300 мең сумы Сөембикә, Яр буе, Тукай, Кыр, Яшел урамнарын планлаштыруга юнәлдерелде. 29 мартка юлларны ремонтлау һәм тоту мәсьәләсен хәл итү өчен референдум үткәрү билгеләнгән.
-2015 елда Әдәмсә авыл җирлеген үстерү планы нинди?
-Суүткәргеч линияләрне реконструкцияләү эшләрен төгәлләү; авыл эчендәге юлларны төзекләндерүне дәвам итү; яңа күпергә алып бара торган юлга вак таш салу, түшәмә һәм култыкса ясау; урам яктырткычларын алыштыру; авылдан чыгу юлындагы бозаулар абзарын төзекләндерү мәсьәләсен хәл итү; җирлекнең әзер аншлагын урнаштыру һәм тагын берне ясау; Әдәмсә авылы зиратларына мәгълүматлар стенды урнаштыру.
-Авыл халкы сезнең эшне "яхшы" дип бәяләде һәм шуның өчен сезнең коллективка рәхмәт белдерделәр, без дә сезне котлыйбыз. Авылдашларыгызның кайсысын аерым билгеләп үтәр идегез?
-Һөнәри осталыклары, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер булганнары өчен районның барлык хезмәтләре белгечләренә, үзара аңлашып һәм дус булып хезмәттәшлек итүләре өчен авыл халкының барысына да зур рәхмәт. Матди ярдәмнәре өчен химаячеләргә дә рәхмәтлебез, аларның исемлеге гаять зур. Җиңү көнен, Өлкәннәр көне, Май чабу яки Нәүрүз, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдә алар безгә нык ярдәм итәләр. Бигрәк тә милли бәйрәм - Сабан туен үткәргәндә аларның ярдәмнәре нык сизелә.
Авыл халкының тормышы яхшы, уңайлы булсын өчен авыл җирлеге башкарма комитеты район хакимияте белән берлектә киләчәктә дә тырышып эшләячәк.
Әңгәмәне Лариса
Федорова алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев