Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп бурыч – су белән өзлексез тәэмин итү

Якшәмбе көнне торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район үзәгендә һәм кайбер торак пунктларда яшәүче халыкка төп хезмәтләр күләмен 2013 елның июленнән Илшат Дәүләтшин җитәкчелек иткән "Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ күрсәтә.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче коллектив үз һөнәри бәйрәмен эштә каршылый. Әгәр дә 2013 ел нәтиҗәләренә күз салсак, кулланучыларга 598 мең кубометр су җибәрелгән (шул исәптә халыкка 484 мең кубометр), 75 мең кубометр агып җыела торган сулар агызылган. Халык арасында барлыгы 3247 абонент (шуның 1488 ендә су санагычлар бар), шулай ук 123 оешма (шуның 66 сы - бюджет оешмалары) су белән тәэмин ителә.
-Халыкны һәм оешмаларны өзлексез су белән тәэмин итү - безнең төп бурыч, - дип сөйли җәмгыять җитәкчесе Илшат Дәүләтшин. - Кызганычка каршы, суүткәргеч линияләрнең искергән булуы безгә байтак проблемалар тудыра. 2013 елда гына да без 170 су агып чыккан урыннарны бетердек. Безнең бригада суүткәргеч, җылылык һәм канализация челтәрләрен планлы һәм планнан тыш ремонтлау белән даими шөгыльләнеп тора.
Үткән елда Екатерина Бистәсендәге суэтем башняны ешлык приводлы насоска алыштырганнар, бу исә авылдагы иң ерак урнашкан өйләрне өзлексез су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Район үзәгендәге Заливная урамында (24 нче йорт) барлык йортларда да су туңган. Җылыткыч кабельләр кулланып, ишегалды тирәләрендә төзекләндерелгән торышны саклап, әлеге проблеманы бетергәннәр. Шулай ук район үзәгендә яңа аптекага һәм кибеткә су һәм канализация үткәргәннәр.
-Халыкның коммуналь хезмәтләргә үзвакытында һәм тулы күләмдә түләмәве безнең эшне финанс ягыннан (җиһазлар, запас частьләр сатып алуда) кыенлаштыра,- дип сүзен дәвам итә безнең әңгәмәдәшебез. - Мондый усал нияттә түләмәүчеләргә карата кардиналь чаралар - судан, җылылыктан өзү кулланылачак.
ТКХ КПП хезмәт күрсәтүендә 6 блок-модульле пар казаннары бар, алар байтак административ бина һәм учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итеп торалар. Үткән көз 4 насос аз энергия сарыф итүче тагы да куәтлерәгенә алыштырылган.
Быелгысы елдан башлап оешма район үзәгендә һәм Красный Октябрьдә чүп-чар чыгару эшен башкарачак. Әлеге максатлар өчен лизинг буенча махсус машина сатып алынган.
Агымдагы елда кайбер торак пунктларда суэтем башняларын ешлык насосларына алыштыру, абонентларга су санагычлар урнаштыру, суүткәргеч һәм җылылык челтәрләрен ремонтлау буенча эшләр дәвам иттереләчәк.
Коллективта 57 кеше эшли һәм күпчелеге үз эшләренә намус белән карый. Алар арасында оешма җитәкчесе инженер Николай Пузиков, энергетик Валентин Абрамов, шофер Владимир Пузиков, тракторчы Николай Киселев, экскаваторчы Александр Петровичев, бухгалтер исәбе һәм икътисад эшләрен алып баручы Зинаида Писцова һәм Зәйнәп Нуруллиналарны атап үтте.
ТКХ КПП коллективы халыкка тормыш өчен мөһим булган хезмәтләр күрсәтә. Алар безне, кулланучыларны, су һәм җылылык белән өзлексез тәэмин итәргә тырышалар. Шулай булгач, без дә, үз чиратыбызда, аларның хезмәтләре өчен тулы күләмдә һәм тоткарлыксыз түлик, бу коммуналь хезмәтләргә халыкка хезмәт күрсәтүне тагы да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Без районның барлык коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга исәнлек-саулык, иминлек һәм уңышлар телибез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев