Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Троицк чиркәве изгеләндерелде

24 октябрьдә Яңа Чишмә авылында зур вакыйга булып үтте - Изге Троица чиркәве изгеләндерелде. Аны Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий үткәрде. Владыка безнең районга район җитәкчелеге чакыруы буенча Казан чиркәүләре һәм Чистай епархияләре (анда республиканың 9 муниципаль районы керә) дин әһелләре белән бергәләп килгән иделәр.

Соңгы 10 ел эчендә әлеге борынгы чиркәү, әйтергә кирәк, икенче яшәеш алды. Аның баштагы чорында соңгы гыйбадәт кылу 1937 елда булган һәм 75 елдан артык вакыт буена рухы төшкән һәм ташландык чиркәү акрынлап сүнә, бетә барган. Бинаны 2003 елда ул чакларда район башлыгы Александр Губкин инициативасы буенча яңадан торгызырга керештеләр. Әлеге изге эшкә байтак химаячеләр үзләреннән өлеш керткәннәр (бай меценатлардан алып районның гади кешеләренә чаклы). 2010 елда чиркәүне торгызу эшен хәзерге район башлыгы Вячеслав Козлов дәвам иттерде.
Хәзер искиткеч матур Изге Троица чиркәве бинасы үзенең бөеклеге, матур бизәлеше белән таң калдыра, чын хан сарае диярсең. 2011 елда Пасха бәйрәме алдыннан чиркәүне изгеләндергән иделәр (кечкенә изгеләндерү), шуннан соң анда гыйбадәт кылулар башланды. Әмма яңачишмәлеләр тулысынча яңартылган чиркәү зур изгеләндерүгә лаек дигән карарга килгәннәр. Юкка гына әлеге хезмәт чиркәүне "яңарту" дип аталмый: аның борынгы догалары һәм йолалары аша бина изге, кадерлегә әйләнә, икенче төс ала, яңара. Ә изгеләндерүне фәкать архиерей - югары христиан иерархиясендәге митрополит Анастасий кебек дин әһеле генә башкара ала.
Әлеге вакыйганың тере шаһитлары, Бөек Аллаһка табыну, дога кылу, владыканың үзен күрү өчен анда православие динен тотучы халык җыелган иде. Чистайдан килгән митрополит Анастасий изге йоланы башкарды. Изгеләндерү йоласын башкарганда һәм алга таба да аңа епархиянең күп санлы дин әһелләре ярдәм иттеләр.
Владыканың килүе һәм чиркәүне Зур изгеләндерү - бу безнең чиркәүгә аерым хөрмәт һәм бу - чын бәйрәм. Безнең ата-бабаларыбыз гыйбадәт кылган әлеге чиркәүнең шундый көч-куәт һәм матурлык алуы күңелләрне сөендерә, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты мәхәллә кешесе Анна Карпова.
- Чиркәүдә мин әлләни еш булмыйм - аякларым начар йөри, мин тугызынчы дистәне вакладым инде. Соңгы тапкыр Пасха бәйрәмендә булган идем. Ә бүген киявемә җитди итеп: "Мине алып барырсың", - дидем. Шундый бөек бәйрәм, нинди аһәңле тавышлар! - ди сокланып пенсионерка Александра Пузикова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чиркәүгә килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр: өлкәннәр дә, олыраклар да, яшьләр дә, балалар да бар иде.
Гыйбадәт кылу йоласын төгәлләп, архипастырь Анастасий җыелучыларга даими һәм ихластан ышанып гыйбадәт кылу кирәклеге турында үгет-нәсихәтләре белән мөрәҗәгать итте, тынычлык һәм игелек теләде. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән берлектә ул чиркәүне яңадан торгызу эшендә аеруча зур өлеш керткән иганәчеләргә һәм меценатларга, чиркәүдә актив эш итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Митрополит Анастасий кулыннан тагын ике яңачишмәле махсус бүләк алды, бу район башлыгы Вячеслав Козлов белән КФХ башлыгы Мария Козлова. Вячеслав Козлов тагын бер кат монда үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерде, барлык конфессияләрдәге гореф-гадәтләрне яңадан торгызуның мөһимлеген ассызыклады:
- Бездә районда, республикадагы кебек үк, төрле дин һәм милләт вәкилләре үзара тату яши. Бездә һәрчак, элеккегечә, мәчет манараларыннан - азан тавышлары, ә чиркәүләрдә чаң тавышы тынмасын, яңгырап торсын өчен без барысын да эшләячәкбез.
Бәйрәм район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карап, икенче кат фойесында бергәләп әзерләгән аш табыны янында дәвам итте.
Изге Троица чиркәвен изгеләндерү көне, һичшиксез, авыл һәм район тарихына кереп калачак.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев