Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган көнең белән, район!

26 апрельдә билгеләп үтелүче районыбызның туган көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне шушы бәйрәм белән котлый. Район торгызылуга 32 ел гомер үткән, шушы еллар эчендә авылларыбыз танымаслык булып үзгәрде, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, торак, җитештерү биналары, юллар төзелде. Кырларның уңдырышлылыгын, терлекчелекнең нәтиҗәлелеген...

26 апрельдә билгеләп үтелүче районыбызның туган көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне шушы бәйрәм белән котлый.
Район торгызылуга 32 ел гомер үткән, шушы еллар эчендә авылларыбыз танымаслык булып үзгәрде, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, торак, җитештерү биналары, юллар төзелде. Кырларның уңдырышлылыгын, терлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру нисбәтеннән байтак эш эшләнде. Районның алгарышлы үсеше әле дә дәвам итә.
Котлауда районыбызны торгызуга үз өлешләрен керткән барлык район халкына рәхмәт белдерелә, халкыбызга иминлек, сәламәтлек һәм барлык башлангычларда уңышлар теләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X