Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырышып хезмәт итегез! Без сезне көтәрбез!

17 октябрьдә район Мәдәният йортында тантаналы төстә армия хезмәтенә озату - "Призывниклар көне" үтте. Безнең районнан көзге чакырылышта барлыгы 25 егет хезмәткә алына, шулардан алтысы шефлыкка алынган "Сәмум" корабында хезмәт итәчәк.

Бәйрәм башланганчы гадәт буенча аларның һәрберсе "Олимп" УСЗ янындагы мәйданчыкка исеме куелган агач утыртты.
Егетләрне армия хезмәтенә озатырга РМЙ га аларның туганнары, дуслары, авыл җирлекләре башлыклары, район мәктәпләреннән өлкән сыйныф укучылары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дини конфессия вәкилләре җыелган иде. Бәйрәмнең кадерле кунаклары арасында сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугышларда катнашучылар да бар иде. Иң элек тантана сәбәпчеләрен РМЙның 2 катына чакырдылар, анда район мәктәпләре арасында патриотик юнәлештәге күргәзмәләргә конкурс һәм "Иң яхшы солдат кухнясы" конкурсы булды. Күргәзмәләрне призывниклар белән бергәләп район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьевлардан торган конкурс комиссиясе дә карады. Укучылар үз мәктәпләрендә алып барылган патриотик эш турында сөйләделәр. Моннан тыш, Яңа Чишмә гимназиясе укучылары Калашников автоматын сүтеп-җыюда үз тизлекләрен күрсәттеләр, әлеге армия эшендә призывниклар да үз мөмкинлекләрен тикшерделәр. Теләге булган һәр кеше солдат кухнясындагы тәмле ашамлыктан авыз итә алды: ит белән карабодай боткасы, май белән ипи, сало белән пешкән бәрәңге, кәбестә салаты һ.б. Конкурсны Чаллы Башы өлкән сыйныф укучыларының күрсәтмә строевой маршы төгәлләде.
РМЙ сәхнәсендә тантаналы төстә озату "Зажигай" төркеме башкаруындагы "Яраткан Ватаным" җыры белән башланып китте. Сәхнә түренә узган егетләргә Ринат Фәсахов үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
-Борын-борыннан армия хезмәтенә озату безнең авылларда, шәһәрләрдә бәйрәмчә төс алды, без дә бу традицияне дәвам иттерәбез. Армия хезмәтендә сезгә даими төстә яңарып торучы техниканы үзләштерү өчен күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк була. Без сезнең яхшы әзерлек алуыгызны (белгечлек алу мөмкинлеге дә бар) һәм тырышып хезмәт итүегезне телибез. Республикабыз хезмәт үтү өчен байтак хәрби частьләр белән яхшы элемтә көйләде, безнең районның шефлыкка алынган "Сәмум" корабы бар. Без сезгә таяныч булырбыз һәм әти-әниләрегез белән берлектә элемтәдә торырбыз, сезнең барлык эшләрдән хәбәрдар булырбыз һәм теләсә кайчан безнең ярдәмгә исәп тота аласыз. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, нәтиҗәле хезмәт итүегезне һәм бер елдан соң исән- имин өйләрегезгә әйләнеп кайтуыгызны телим.
Егетләрнең һәркайсына шәхси гигиена кирәк-яраклары тутырылган пакетлар, ә әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Шулай ук Андрей Пичушкин, Вознесения чиркәве башлыгы Георгий атакай, призывникның әнисе Лия Латыйпова да егетләргә изге теләкләрен җиткерделәр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм рус гаскәрләре традицияләрен саклау хөрмәтенә булачак солдатларга, сугыш елларында һәлак булган һәм вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларын искә алып, бүгенгесе көндә исән-сау гомер итүче ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә исәнлек теләп, видеофильм күрсәтелде. Залда утыручы сугыш һәм тыл ветераннарына чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Чираттагы фильм Хәрби диңгез флоты көнендә безнең район делегациясенең "Сәмум" корабленә визиты турындагы ТНВ каналының "Атна вакыйгалары" тапшыруының җәйге чыгарылышы иде. Алар белән бер үк вакытта "Сәмумда" махсус чакыру буенча республика җитәкчелеге делегациясе: ТР-ның беренче вице-премьеры Равил Моратов һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та булган, алар хезмәт итүче диңгезчеләр белән аралашканнар һәм андагы шартлар белән танышканнар...
Призывниклар көнендә сәхнәдә РМЙ фойесында үткән конкурсларга нәтиҗә ясадылар. Иң яхшы патриотик күргәзмә Акбүре мәктәбенеке, шахмайлылар - икенче, Екатерина Бистәсе мәктәбе өченче урында. "Иң яхшы солдат кухнясы" Чуаш Чабаксары мәктәбенеке булды, аннан соң Шахмай һәм Черемухово мәктәпләре. Аларның һәммәсенә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Зирекле лицееның физкультура укытучысы Илдар Сафинга, Яңа Чишмә мәктәбенең ТИН укытучысы Владимир Чернышовка һәм Чаллы Башы мәктәбенең ТИН укытучысы Ренат Миннебаевка яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә һәм һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән бәйле рәвештә хәрби-патриотик эш алып баруда зур өлеш керткәннәре өчен Андрей Пичушкин ТР хәрби комиссары генерал-майор Погодинның Мактау грамоталарын тапшырды.
Район артистлары һәм БСМ-дә тәрбияләнүчеләр тантана буена бик яхшы концерт номерлары бүләк иттеләр. Соңыннан чараны алып баручылар барлык яңачишмәлеләр исеменнән егетләргә "Ватанны саклаучы" исеменә тап төшерми тыныч хезмәт итүләрен һәм аларны өйләрендә көтүләрен һәрчак истә тотуларын теләделәр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев