Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзелеш төгәлләнү алдында

Ел саен безнең районда "Авыл клублары" республика программасы буенча торак пунктларда берәр клуб төзелә. Быел шундый яңа клуб ("Бердәм Рәсәй" проекты буенча биредә китапханә дә урнашачак) Красный Октябрьдә төзелә.

Хәзергесе вакытта төзелеш төгәлләнү алдында. Объектта без "Төзүче" ҖЧҖ прорабы Фәнис Әхмәтшин белән очраштык һәм аннан тагын нинди эшләр калып баруын сораштык. -Хәзер эчке бизәү эшләре бара, анда 9 кеше эшли, - диде ул. -Николай Морозов бригадасы төп эшләрне башкарды, анда сантехника, суүткәргеч, канализация белән бәйле эшләрне Илфат Айсамов башкарды, ә Рафаэль Гыйззәтуллин бригадасы сәхнәне җиһазлау, асылмалы түшәмнәр ясау эшен төгәлләп килә. Клуб территориясе инде төзекләндерелгән дип әйтергә була - бина эченә керә торган урынга брусчатка җәелгән, бик матур койма урнаштырылган, кара туфрак китерелгән, чәчәк түтәлләре ясалган. Территорияне төзекләндерүдә район мәдәният хезмәткәрләре дә мәшгуль.
- Атна дәвамында без бар эшне дә төгәлләргә тиешбез, - дип сүзен дәвам итә Фәнис Әхмәтшин. - Һәм бу тормышка ашарлык срок. Хәзер монда су, газ кергән, плитә җәюче Сергей Шувалов соңгы бүлмәдә плитә җәю эшен төгәлләү алдында, ә кызлар лаклау һәм буяу эшләре белән мәшгульләр.
- Финанслау буенча бернинди проблема юк һәм смета бәясе 12 млн. сум тирәсе булган (төзекләндерү белән бергә) объект 15 августка файдалануга тапшырылачак, - диде "Төзүче" ҖЧҖ җитәкчесе Хәлим Билданов.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев