Төзелеш тулы куәткә бара
Петропавел Бистәсендә яшәүче дин тотучыларның быел чиркәү хезмәтләре һәм йолалар җылы, коры бинада узачагына өметләре зурдан. Аларны изге эшләре белән сөендерүчеләр - Яңа Чишмәдән Козловлар гаиләсе. Алар анда үз акчаларына чиркәү-часовня төзиләр. Чиркәү-часовня төзелешенә беренче таш быелның 22 маенда салынган һәм гомуми мәйданы 200 квадрат метр тирәсе тәшкил иткән бина...
Петропавел Бистәсендә яшәүче дин тотучыларның быел чиркәү хезмәтләре һәм йолалар җылы, коры бинада узачагына өметләре зурдан. Аларны изге эшләре белән сөендерүчеләр - Яңа Чишмәдән Козловлар гаиләсе. Алар анда үз акчаларына чиркәү-часовня төзиләр.
Чиркәү-часовня төзелешенә беренче таш быелның 22 маенда салынган һәм гомуми мәйданы 200 квадрат метр тирәсе тәшкил иткән бина торгызылган инде, түбә астына бәпкәләр урнаштырылган, җылыткыч материал белән капланган һәм түбәне калай белән ябу эше башланырга тора. Әлеге эшләрне Яр Чаллыдан "Камстрой" бригадасы башкара.
Часовня бинасының стеналары штукатурланган, тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, -Самара өлкәсеннән дүрт кешедән торган төзүчеләр бригадасы (бригадирлары М.У. Манукян) хәзер откослар ясый, - дип сөйләде бригада эшчесе Мартун Айвазян. Чиркәү манарасын төзү эше дә төгәлләнү алдында, ди ул.
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая әйтүенчә, бинаны электр энергиясенә тоташтыруга документлар әзер, әлегә бу иң мөһиме: көннәр кыскара бара, ә эш байтак әле. Газга тоташтыруга да документлар әзерләнә. Болар белән үз авылында мәхәллә-часовня төзү инициаторы Мария Козлованың туганнары шөгыльләнә.
Петропавеллылар тарафыннан ХIХ гасыр азагында Петр һәм Павел хөрмәтенә төзелгән чиркәү Бистәдә тарихи һәйкәл булып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев