Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңай үзгәрешләр бар

"Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Акъ­яр бү­лек­чә­сен­дә соң­гы ара­лар­да җи­теш­те­рү­не әй­бәт оеш­ты­ру сә­бәп­ле уңай як­ка үз­гә­реш­ләр кү­зә­те­лә. Бу соң­гы өч ай­да баш­ка­ру­чы ди­рек­тор бу­лып Ра­ил Нә­гый­мов эш­лә­гән­гә дә шу­лай. Ев­ге­ний Ста­ров Тер­лек­че­лек­тә, ни­һа­ять, кадр­лар проб­ле­ма­сы хәл ител­гән, чит­тән сы­ер са­вуч­ы­лар җә­леп итеп, савым сы­ер­ла­ры­ның баш са­нын арт­ты­ру­га иреш­кән­нәр. Җәй­ге ла­герь­да ск­важи­на бо­рау­ла­ган­нар, хә­зер...

"Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Акъ­яр бү­лек­чә­сен­дә соң­гы ара­лар­да җи­теш­те­рү­не әй­бәт оеш­ты­ру сә­бәп­ле уңай як­ка үз­гә­реш­ләр кү­зә­те­лә. Бу соң­гы өч ай­да баш­ка­ру­чы ди­рек­тор бу­лып Ра­ил Нә­гый­мов эш­лә­гән­гә дә шу­лай.

Ев­ге­ний Ста­ров

Тер­лек­че­лек­тә, ни­һа­ять, кадр­лар проб­ле­ма­сы хәл ител­гән, чит­тән сы­ер са­вуч­ы­лар җә­леп итеп, савым сы­ер­ла­ры­ның баш са­нын арт­ты­ру­га иреш­кән­нәр. Җәй­ге ла­герь­да ск­важи­на бо­рау­ла­ган­нар, хә­зер мал­лар туй­ган­чы су эчә ала­лар. Уз­ган ел­лар­да су бе­лән өзек­лек­ләр бул­ган. Аз сөт би­рү­че сы­ер­лар­ны бе­те­реп, кө­тү яңар­тып то­ры­ла.

1 июль­гә бү­лек­чә­дә 698 баш сы­ер исәп­лә­нә, алар­га 17 сы­ер са­ву­чы хез­мәт күр­сә­тә. Ма­ши­на бе­лән сы­ер са­ву опе­ра­то­ры Гө­лү­сә Шәй­хет­ди­но­ва иң юга­ры күр­сәт­кеч­ләр­гә ире­шә, 6 ай­да ул 102,1 тон­на сөт сау­ган. 5 ел фер­ма­да эш­ләү чо­рын­да ул бик әй­бәт төр­кем туп­лый ал­ган. Сы­ер са­ву­чы­лар Ре­ги­на Ха­тый­по­ва бе­лән Гөл­чә­чәк Шәй­хет­ди­но­ва үз­лә­рен әй­бәт хез­мәт­кәр итеп та­ныт­кан­нар, бу чор­да алар 85 һәм 82 тон­на сөт сау­ган­нар. Бо­зау ка­рау­чы­лар Фән­зи­лә Ис­ра­фи­ло­ва бе­лән Га­лия Шәй­хет­ди­но­ва да бо­зау­лар­дан әй­бәт ар­тым ала­лар, сак­ла­ны­шын тәэ­мин итә­ләр.

«Та­тарс­тан» аг­ро­фир­ма­сы бу­ен­ча Акъ­яр бү­лек­чә­сен­нән иң сый­фат­лы сөт тап­шы­ры­ла, ни­гез­дә бө­тен сөт юга­ры сорт­лы һәм май­лы­лы­гы да юга­ры.

Сос­нов­ка бү­лек­чә­сен­нән 100 баш сы­ер ки­те­рел­гән, алар­га хез­мәт күр­сә­тү өчен күр­ше Кар­га­лы авы­лын­нан сы­ер са­ву­чы­лар­ны эш­кә ал­ган­нар. Са­вым кө­тү­е­нең баш са­нын арт­ты­рыр­га ни­ят­ли­ләр. Ка­ма буе бо­лын­на­рын­да 250 баш та­на ут­лап йө­ри, алар төп кө­тү­гә ку­шы­ла­чак. Фер­ма­да та­гын бер сы­ер­лар аб­за­рын­да ре­монт эш­лә­ре ба­ра, ул тө­гәл­лә­нү­гә сы­ер­лар­ның баш са­нын арт­ты­рыр­га мөм­кин бу­ла­чак. Иш­ле тер­лек­не сый­фат­лы азык бе­лән дә тәэ­мин итәр­гә ки­рәк.

Бү­лек­чә­дә пе­чән хә­зер­ләү эше ту­лы ку­ә­ттә алып ба­ры­ла, ин­де 900 тон­на­дан ар­тык әзер­лән­гән. Ме­ха­ни­за­тор­лар Фа­зыл Хә­сә­нов, На­ил Га­таул­лин, Мин­за­һир Шәм­сет­ди­нов, Рә­ис Ка­дый­ров пе­чән әзер­ләү­дә бик ях­шы эш­ли­ләр. Бар­лык са­вым сы­ер­ла­ры өчен азык­ны "По­лесь­е" ком­бай­нын­да ком­байн­чы Ил­фат Сәй­фет­ди­нов тө­йи, аның эне­се Га­яр Сәй­фет­ди­нов яшел мас­са ча­ба. Бү­лек­чә­дә күпь­ел­лык үлән чә­чү­лек­лә­рен арт­ты­ра ба­ра­лар. Хә­зер пар­га кал­ды­рыл­ган 123 гек­тар мәй­дан­да аны эш­кәр­тү һәм чә­чү­гә әзер­ләү ба­ра.

Эш­тә үз­гә­реш­ләр сөт җи­теш­те­рү­не шак­тый арт­ты­рыр­га мөм­кин­лек бир­сен өчен кол­лек­тив­ка бай­так эш­ләр баш­ка­ра­сы бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X