Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Участок ветеринария пункты төзелеше төгәлләнә

Яңа Чишмә районында Красный Октябрь поселогында (исәп буенча өченчесе) участок ветеринария пункты төзелеше төгәлләнә. 2014-2015 елларда яңа участок ветпунктлары Ленинода һәм Шахмайда төзелгән иде.

Хәзергесе вакытта Азнакай "Нефтемаш" заводы төзүчеләре ветпунктның модульле корпусын урнаштыруны төгәлләгәннәр. Без килгән көнне эшчеләр ОПС (сак - янгын сигнализациясе) җиһазлый иделәр.
Шушы көннәрдә ветпункт территориясен төзекләндерү, тирәләрен тотып алу, су белән тәэмин итү һәм канализация эшләре башланачак. Бу эшләрне "Блокстрой" ҖЧҖ башкарачак (җитәкчесе Евгений Клюев).
-Республика программасы буенча торгызыла торган объектның смета бәясе төзекләндерүләр белән бергә 2,3 млн. сумнан артык, - ди ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин. -Хәзергесе вакытта пунктта эшләү өчен ветхезмәткәр кандидатурасын сайлау бара. Яңа ветеринария пункты Красный Октябрьгә, Новопоселенная Лебедка, Волчья Бистәсе, Акбүре һәм Черемухово Бистәсенә хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге хуҗалыкларда, шулай ук шәхси хуҗалыкларда да 5000 башка якын терлек бар. Йорт хайваннарына да (мәчеләр, этләр), шулай ук шалтыратулар буенча өйгә барып хезмәт күрсәтү дә каралган.
Яңа ветеринария пунктын ачу июнь ахырына билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев