Укырга – галереяга килгән күк
1 сентябрьдә Яңа Чишмә гимназиясе үз укытучыларын, укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм кунакларны капиталь ремонттан соң шактый яңартылган бинада каршылады. Ә коридор стеналары күренекле рәссамнарның картиналар репродукцияләре белән бизәлгән, үзеңне, әйтерсең лә, картиналар галереясендә кебек хис итәсең. Евгений СТАРОВ Гимназия укучылары өчен беренче кыңгырау тантаналы линейкадан соң, көн салкынча булганга, спорт...
1 сентябрьдә Яңа Чишмә гимназиясе үз укытучыларын, укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм кунакларны капиталь ремонттан соң шактый яңартылган бинада каршылады. Ә коридор стеналары күренекле рәссамнарның картиналар репродукцияләре белән бизәлгән, үзеңне, әйтерсең лә, картиналар галереясендә кебек хис итәсең.
Евгений СТАРОВ
Гимназия укучылары өчен беренче кыңгырау тантаналы линейкадан соң, көн салкынча булганга, спорт залында чыңлады. Җыелучылар әлеге мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче бишенче сыйныф укучыларын көчле алкышлар белән сәламләделәр. Гимназия директоры Татьяна Сырова барысын да яңа уку елы башлану белән котлады. Ул сыйфатлы ремонт өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде, чыннан да, холл, эчке биналар, бәдрәф яңа төс алган, җылыту системасы алыштырылган, "Стройсервис" ЯАҖ һәм «Монтажник» ҖЧҖ җитәкчеләре Хәлим Билдановка һәм Шәүкәт Сабировка бүләкләр тапшырды. Агымдагы ремонтка шулай ук укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре дә үз өлешләрен керткән. Быелгысы елда гимназия яңа җиһазлар һәм спорт инвентарьлары белән тулыландырылган. "Дәресләрдән соң мәктәп" дип аталган конкурста җиңгән өчен иске спорт залы актлар залы итеп үзгәртеләчәк. Директор урынбасары Ирина Ермолаева укучыларның төрле конкурсларда катнашулары турында сөйләде, үткән уку елына йомгак ясады, уку алдынгылары Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр (бүләкләрнең химаячесе - эшмәкәр Фәрит Курмаев).
Район башлыгы Вячеслав Козлов мәктәп коллективын сәламләп чыгыш ясады. Ул район мәктәпләренә 1 сентябрьдә ике меңгә якын бала укырга килде, дип билгеләп үтте, төзүчеләргә яхшы ремонт ясаганнары, ә коллективка гимназияне яңа уку елына менә дигән итеп әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. Бәйрәм белән котлап, район башлыгы гимназия коллективына һәрчак югары баскычта булуларын теләде.
Линейкада гимназиягә килгән яңа укытучылар белән таныштырдылар. "Мудрая белка" Бөтенрәсәй конкурсында җиңүчеләр грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. Гөлназ Насыйрова башкарган җыр җыелучыларны тагы да сөендерде.
Кыңгырау чыңлаганнан соң, балалар үз сыйныфларына үттеләр, шулай итеп белем иленә сәяхәт башланды. Аларга уңышлар гына телисе кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев