Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урып-җыю башланды

Районыбыз игенчеләре бөртекле культуралар уңышын урып-җыюга керештеләр. "Козлова М.И.", "Нурхамәтов З.М." КФХ комбайннарын беренчеләрдән булып басуга чыгардылар.

Район буенча барлыгы 55 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар урып-җыясы бар, шуның 16600 гектары көзге бодай һәм арыш, 16100 гектары сабан бодае, 12 мең гектары арпа, 3270 га - солы, 960 га - борчак, 800 га - бөртеккә кукуруз, 5100 га - рапс, 90 га - тары һәм 80 гектары - карабодай.
Комбайннарның техник яктан әзерлеге канәгатьләнерлек, аларның герметиклылыгына аерым игътибар сорала һәм янгынга каршы җиһазлар (ут сүндергечләр, ком төягән әрҗәләр һ.б.) белән тәэмин итү дә кирәк, болар бар да урак чорында бәла-казага юл куймау өчен кирәк.
Хәзер авыл кешесе өчен үтә дә киеренке эш чоры җитте, шуңа да комбайннарның барын да кыска срокларда урып-җыю эшләренә тупларга кирәк. Белгечләр мәгълүматларына караганда, бөртеклеләр үскән җирдән көн саен 2,5-3 процент дымлылыкны югалта баралар, югалтуларга юл куймас өчен аларны кыска срокларда урып-җыярга кирәк.
Район хуҗалыкларында 99 комбайн исәпләнә, ә урып-җыеласы мәйдан - 55 мең гектар. Димәк, бер комбайнга нагрузка 560 гектар төшә, бу зур мәйдан. Шунлыктан эшне тик торуларга юл куймаслык итеп оештырырга кирәк. Алка-салка йөрергә вакыт калмады. Кайбер хуҗалыкларда әле ындыр табакларын, үлчәү хуҗалыкларын, киптерү һәм сортларга аеру агрегатларын хәзерләүдә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, аларны тулысынча ашлык кабул итүгә хәзерләргә кирәк.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев