Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урып-җыю старт алды

Ра­йон иген­че­лә­ре бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар­ны урып-җы­ю­га ке­реш­те­ләр. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы, "Зу­бов В.С.", "Вә­ли­ев Ф.Р." һәм "Коз­ло­ва М.И." КФХ-лар бе­рен­че­ләр­дән бу­лып үз ком­байн­на­рын кыр­га чы­гар­ды­лар.

Ра­йон бу­ен­ча бар­лы­гы 57 мең гек­тар мәй­дан­да бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар уңы­шын урып-җы­я­сы бар, шул исәп­тә 9400 га арыш һәм бо­дай, 30 мең га са­бан бо­дае, 14 мең га ар­па, 2800 - со­лы, 880 - бор­чак һәм 90 гек­тар мәй­дан­да ка­ра­бо­дай.

Ком­байн­нар­ның тех­ник әзер­ле­ге ка­нә­гать­лә­нер­лек, тик алар­ны урып-җыю эш­лә­ре ва­кы­тын­да бә­ла-ка­за­лар­ны бул­дыр­мас өчен ян­гын­га кар­шы ти­еш­ле ча­ра­лар (ут сүн­дер­геч­ләр, ком ту­ты­рыл­ган тарт­ма­лар, су һ.б.) бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыр­га ки­рәк.

Хә­зер авыл хал­кы өчен иң ки­е­рен­ке чор һәм бөр­тек­ле­ләр­не кыс­ка срок­лар­да җы­еш­ты­рып алу өчен бар­лык ком­байн­нар­ны эш­кә җи­гәр­гә ки­рәк. Бел­геч­ләр мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча бөр­тек­ле­ләр һәр көн­не 3-4 шәр про­цент дым югал­та һәм бо­лай да ко­ры­лык ар­ка­сын­да әл­лә­ни мул бул­ма­ган уңыш­ны, югал­ту­лар­га юл куй­мас өчен, оп­ти­маль срок­лар­да җы­еп алыр­га ки­рәк.

Ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да 100 ком­байн бар, ә урып-җы­е­ла­сы мәй­дан 57 мең гек­тар. Ди­мәк, 1 ком­байн­га 570 гек­тар мәй­дан­ны урып-җы­я­сы. Бу аз тү­гел. Шун­лык­тан эш­не бик әй­бәт­ләп оеш­ты­рыр­га, өзек­лек­ләр­гә юл куй­мас­ка ки­рәк. Ва­кыт бик ты­гыз.

Кай­бер ху­җа­лык­лар­да ын­дыр та­бак­ла­рын, үл­чәү ху­җа­лы­гын, кип­те­рү һәм сорт­лар­га ае­ру аг­ре­гат­ла­рын әзер­ләү бу­ен­ча хәл ител­мә­гән мәсь­ә­лә­ләр бар - алар­ны да шу­шы көн­нәр­дә хәл итәр­гә ки­рәк.

Р.S. Га­зе­та­быз­ның чи­рат­та­гы са­ны әзер­лә­неп ят­кан­да авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­сен­нән хә­бәр кил­де, бү­ген яңа уңыш­тан 100 тон­на­га якын ик­мәк тө­я­ген олау­лар Чис­тай эле­ва­то­ры­на оза­тыл­ган. Аш­лык "Та­тарс­тан", "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­ла­рын­нан, "Коз­ло­ва М.И.", "Вә­ли­ев Ф.Р." кү­мәк фер­мер ху­җа­лык­ла­рын­нан тө­ял­гән.

Азат МУ­СИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев