Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урып-җыю темплары арта

Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары игеннәрне суктыруга керештеләр, бәхеткә көннәр дә матур тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәттәшлек ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясады, җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.

"Нью-Холланд" комбайннары арасында "Кулон" агрофирмасы комбайнчысы Владимир Гарев беренчелекне тота. Ярдәмчесе - улы Максим белән 5 көн эчендә ул 268 тонна бөртек суктырган (урып-җыю башланганнан бирле - 543 тонна).
"Козлова М.И." КФХ-нан Дмитрий Козлов 5 көндә 391 тонна бөртек суктырган (барлыгы 563 т), ул "Лексион" һәм "Мега" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында хаклы рәвештә беренче урында бара.
"Акрос-530" һәм "ДОН-1500" комбайннары арасында ике бишкөнлектә дә "Козлова М.И." КФХ-нан Евгений Остолопов беренче урында. 5 көндә ул - 229 тонна, урып-җыю башланганнан бирле 380 тонна бөртек суктырган.
"Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында бу бишкөнлектә "Зубов В.С." КФХ-нан Сергей Буйняков алга чыккан. 5 көндә ул 175 тонна бөртек суктырган (урып-җыю башланганнан бирле - 553 т). Аңа премия тапшырган вакытта ул борчак суктыра иде.
Шоферлар арасында лидерлар алышынган - урып-җыю башланганнан бирле "Кулон" а/ф-дан МАЗ-да Фәргат Шәрипов комбайннардан ындыр табагына 790 тонна ашлык ташыган, бу иң зур күрсәткеч.
Күрсәткечләр 2014 елның 4 августына алынган.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев