Уңыш язмышы орлыкка бәйле
Алда игенчеләрне чираттагы язгы кыр эшләре көтә, агымдагы ел уңышына нигез салу вакыты җитә, һәр хуҗалык иминлеге нәкъ менә шушы эшләрне ничек башкаруга бәйле. Механизаторның техниканы сыйфатсыз ремонтлавын бик тиз генә төзәтергә була, терлекчелектә продуктлылыкның кимүен дә кыска вакытларда тулыландырырга мөмкин, ә менә чәчү чорында игенче җибәргән хата - ел...
Алда игенчеләрне чираттагы язгы кыр эшләре көтә, агымдагы ел уңышына нигез салу вакыты җитә, һәр хуҗалык иминлеге нәкъ менә шушы эшләрне ничек башкаруга бәйле.
Механизаторның техниканы сыйфатсыз ремонтлавын бик тиз генә төзәтергә була, терлекчелектә продуктлылыкның кимүен дә кыска вакытларда тулыландырырга мөмкин, ә менә чәчү чорында игенче җибәргән хата - ел буена да төзәтә алмаслык. Чәчү әйләнешендә культураны дөрес урнаштырмау, чәчү срокларын үтәмәү, орлыкларны күмдерү тирәнлеге, сыйфатсыз орлык чәчү игенчегә кыйммәткә төшәчәк. Халык арасында юкка гына: "Язның бер көне - ел туйдыра", диелми бит. Хуҗалыклар тарафыннан әлеге таләпләрне үтәү яки әһәмият бирмәү турында кырларының продукция бирүчәнлегеннән чыгып фикер йөртергә мөмкин: берәүләр берүк шартларда табыш белән, кайсылары көчкә, очын-очка ялгап эшлиләр.
Чәчү мәйданнарының башлангыч структуралары буенча район хуҗалыкларына 45000 гектар бөртекле сабан, бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар, 5200 гектар берьеллык үлән һәм азык катнашмалары, 5250 га - силоска кукуруз, май-орлык өчен рапсны 550 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкарасы бар. Планлаштырылган мәйданнарга 12550 тонна бөртекле сабан һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчәргә туры киләчәк ( орлыклар белән хуҗалыклар тәэмин ителгән). 150 тонна кукуруз орлыгы сатып алырга кирәк булачак.
25 мартка булган торыш буенча, "Татарстан" агрофирмасы" ҖЧҖ-дә, "Кулон" а/ф" ҖЧҖ-дә, "Козлова М.И." КФХ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Игенче" ҖЧҖ, "Вәлиев Ф.Р.", "Зубов В.С.", "Скоков Н.А.", "Садыйков М.Х." КФХ, шэ "Исхаков Р.М." һәм "Баһаутдинов Р.Р." КФХ-ларда саклауга салынган орлыкларның чәчүлек сыйфаты билгеле. Анализ нәтиҗәләре буенча, кайбер хуҗалыкларда шытымлылыгы түбән булган орлыклар, чисталыгы, чүплелеге һәм кортлылыгы буенча кондициясез орлыклар бар. Сыйфат турындагы документларда ГОСТ-ка туры килмәгән мәгълүматларны бетерү буенча конкрет тәкъдимнәр күрсәтелгән.
Кызганычка каршы, калган күпсанлы фермерлар орлыкларның чәчү сыйфатын мәҗбүри билгеләү турындагы "Орлыкчылык турында"гы закон таләпләренә әһәмият бирмиләр. Чәчү өчен орлыкларның яраклылыгы аларда мәгълүм түгел, чәчү нормасы сукырларча билгеләнә. Чәчүлек сыйфатын билгеләргә теләмәгән фермерларны аңлап булмый. Анализ өчен билгеләнгән түләү бәясе аларны куркыта күрәмсең. Форсаттан файдаланып, барлык авыл хуҗалыгы оешмалары игътибарына түбәндәгеләрне җиткерәсем килә: "Россельхозцентр" ФГБУ филиалы - район бүлеге федераль бюджет акчалары хисабына (бушлай) быелгысы елга расланган күләмнәрдә хезмәт күрсәтәчәк, хезмәтләр төре, күләме һәм шартлары турында 2-30-81 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин. Чәчүгә чаклы булган арада орлыкларны анализга тапшырырга, өстәмә эшкәртү үткәрергә (һава белән җылыту да була), мөмкинлектән чыгып сортларны яңартырга, алыштырырга, чәчүлек материалларны зарарсызландыру өчен химик һәм биологик препаратлар сатып алырга, эрегән кар суларының орлыклар салынган җиргә үтеп керүенә юл куймаска, орлык саклау складларының стеналарын кардан чистартырга кирәк.
Шулай ук орлык агулау машиналарын, индивидуаль саклану чараларын хәзерләп куярга. Пестицидлар һәм агулы орлыклар белән эшләүгә җәлеп ителүчеләр медицина тикшерүе үтәргә тиешләр.
Рәфис ЗИНИЯТУЛЛИН,
"ТР буенча Россельхозцентр" ФГБУ филиалы район бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев