Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанга хезмәт итү - чын ир-атлар эше

18 октябрьдә район үзәгендә тантаналы чара - Призывниклар көне үтте. Районда шундый көнне армиягә чакырылган егетләргә район хакимияте вәкилләре, ата-аналар, элеккеге укытучылары һәм дуслары үгет-нәсихәтләр бирәләр, намус белән хезмәт итәргә өндиләр. Лариса ФЕДОРОВА

Көзге чакырылышта безнең районнан Ватанга хезмәт итәргә 26 егет китәчәк. "Армиягә озату" кичәсе алар өчен гаиләдәгечә җылы шартларда - Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында үтте. - Чара алдыннан гына егетләр бар да медицина комиссиясе үттеләр: егетләр бар да сау-сәламәт, спортчылар кебек нык, - дип сөйләде ТР ның Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин. Ул Шулай ук булачак солдатларның Ватанны саклаудан да мактаулырак эш булмавын аңлауларын, хезмәткә үзләре теләп баруларын ассызыклады.
Бу чынлап та шулай. Әйтик, Тубылгы Тау авылыннан Зөлфәт Газизов Түбән Кама техникумында укыган җиреннән армиягә китү өчен академик ял алган.
- Нигә? Укуын бетергәч тә хезмәт итеп була иде бит, - дигән сорауга Зөлфәт:
- Мин үз яшьтәшләрем белән хезмәт итәргә телим. Кайткач читтән торып укуга күчеп, эшкә дә урнашып була, - ди. Балаларын армиягә озатучы аналар да, күзләрендә яшь булса да, уллары белән горурланалар: алар әти-әни җилкәсе артына качмыйлар, киресенчә, үзләре теләп илебезне сакларга - хезмәт итәргә баралар. Яңа Иванаево авылыннан Светлана Самсонова да инде икенче улының да солдат булуына шатлана. - Ягъни диңгезче, - дип төзәтә әни кеше, - Сергей Кара диңгез флотына хезмәт итәргә барачак. Аның Ставропольдә контракт буенча инде менә ике ел хезмәт итүче абыйсы Денис кебек десантчы яисә диңгезче булып хезмәт итәргә сайлау мөмкинлеге бар иде. Ул диңгезне сайлады. Һәм без аны хупладык. Сайлауны үтүенә без шат",- диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, чакырылыш комиссиясе рәисе Ринат Фәсахов әлеге бәйрәмдә билгеләп үткәнчә, бүгенгесе призывникларның күбесенең махсус һәм югары белеме бар, алар хезмәткә барырга кирәклекне аңлап китәләр, димәк, әлеге җитди, тормыш мәктәбен алар лаеклы төстә үтәрләр. Егетләрнең һәркайсына ул шәхсән үзе истәлеккә бүләкләр һәм Яңа Чишмә җире салынган пакетлар тапшырды.
Район башлыгы урынбасары, районның хатын-кызлар советы рәисе Наилә Закирова да призывникларга үгет-нәсихәт сүзләре белән һәм әти-әниләренә рәхмәтләр әйтеп чыгыш ясады.
Армиягә чакырылучы егетләр һәм бәйрәм кунаклары алдында ике солдат анасы Гөлнур Нуруллина чыгыш ясады, нигездә, ул аналарга мөрәҗәгать итте, аларга үз улларына ышаныч белдерүләрен һәм балалары өчен борчылулары урынсыз булуын әйтте.
Бу бәйрәмдә әниләргә -чәчәкләр, бәйрәмне үткәрүдә булышучыларга һәм химаячеләргә - бүләкләр, оештыручыларга рәхмәтләр җиткерелде, ә тантана сәбәпчеләренә бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Һәм барысы өчен дә артистларыбызның шигырьләре һәм җырлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев