Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанга хезмәт итәргә әзерләр

9 ап­рель­дә "О­лимп" УСЗ-да 2012 ел­гы яз­гы ча­кы­ры­лыш при­зыв­ник­ла­ры ара­сын­да спорт­ның хәр­би-га­мә­ли төр­лә­ре бу­ен­ча Спар­та­ки­а­да­ның зо­на ту­ры үт­те. Ан­да рес­пуб­ли­ка­быз­ның 6 ра­йо­нын­нан: Чис­тай, Спасс, Алек­се­евск, Чир­ме­шән, Нур­лат һәм Яңа Чиш­мә ра­йон­на­ры ко­ман­да­ла­ры кат­наш­ты. Ча­ра­ны яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бү­ле­ге бе­лән БЯСМ оеш­тыр­ды. Оль­га ИВА­НО­ВА Ра­йо­ны­быз да­нын при­зыв­ник­лар мед­ко­мис­си­я­сен уз­ган...

9 ап­рель­дә "О­лимп" УСЗ-да 2012 ел­гы яз­гы ча­кы­ры­лыш при­зыв­ник­ла­ры ара­сын­да спорт­ның хәр­би-га­мә­ли төр­лә­ре бу­ен­ча Спар­та­ки­а­да­ның зо­на ту­ры үт­те. Ан­да рес­пуб­ли­ка­быз­ның 6 ра­йо­нын­нан: Чис­тай, Спасс, Алек­се­евск, Чир­ме­шән, Нур­лат һәм Яңа Чиш­мә ра­йон­на­ры ко­ман­да­ла­ры кат­наш­ты. Ча­ра­ны яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бү­ле­ге бе­лән БЯСМ оеш­тыр­ды.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Ра­йо­ны­быз да­нын при­зыв­ник­лар мед­ко­мис­си­я­сен уз­ган иң әй­бәт 10 егет­тән тор­ган ко­ман­да як­ла­ды. Егет­ләр ярыш­лар­га җит­ди һәм җа­вап­лы ка­ра­ды­лар, көч-ку­әт­лә­ре­нә та­я­нып, үз­лә­ре­нең әй­бәт сый­фат­ла­рын-фи­зик көч­лә­рен, җи­тез­лек­лә­рен, тиз­лек­лә­рен, җиң­үгә ом­ты­лыш, ко­ман­да­да үза­ра яр­дәм­лә­шү ке­бек чын Ва­тан сак­чы­ла­рын ха­рак­тер­лау­чы сый­фат­ла­рын күр­сә­тер­гә ты­рыш­ты­лар. Өс­тә­ве­нә җи­ңү­че ко­ман­да 12 ап­рель­дә Ка­зан­да үтә­чәк фи­нал­да кат­на­шу хо­ку­кы яу­ла­ды.

Спар­та­ки­а­да­ны ачу тан­та­на­сын­да бу­ла­чак сол­дат­лар­ны баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк сә­лам­лә­де һәм алар­га уңыш­лар, ка­за­ныш­лар те­лә­де. Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе ка­дет­чы­ла­ры хәр­би-му­зы­каль сә­лам­ләү иреш­тер­де­ләр, би­ре­дә би­ю­ләр, ба­ра­бан ка­гу, хәр­би-пат­ри­о­тик җыр­лар кө­не­нә марш­ка ба­су күр­сә­тел­де. 7 ярыш тө­ре­нең би­ше­се берь­ю­лы бар­ды. Чис­тай ко­ман­да­сы вә­ки­ле Ка­лаш­ни­ков ав­то­ма­тын (АК-74) 26 се­кунд­та сү­теп-җы­еп җи­ңү яу­ла­ды. Ко­ман­да­да аның ип­тә­ше дә АК-74 ав­то­ма­ты ма­га­зи­нын 30 пат­рон бе­лән ко­ру­да иң җи­те­зе бул­ды - аңа 35 се­кунд ва­кыт җит­те (нор­ма­тив - 30). Арм­рест­линг яры­шын­да Чис­тай һәм Яңа Чиш­мә егет­лә­ре бе­рен­че бул­ды­лар. Гер спор­ты җа­на­тар­лар­ны бай­так җый­ды. Ба­һа­дир­лар яшь бул­са­лар да, ара­ла­рын­да спорт мас­тер­ла­ры, рес­пуб­ли­ка ярыш­ла­рын­да приз­лы урын­нар яу­лау­чы­лар да бар иде. Озак­ка су­зыл­ган ки­е­рен­ке кө­рәш­тән соң ли­дер ачык­лан­ды, Чис­тай­дан кил­гән Олег Би­рю­лев 120 мәр­тә­бә гер кү­тә­реп 1 урын­ны яу­ла­ды, 2 һәм 3 урын - яңа­чиш­мә­ле­ләр­дә (90 һәм 80 мәр­тә­бә кү­тә­рү). Тур­ник­та тар­ты­лу бу­ен­ча приз­лы урын­нар һәм идән­нән эте­лү­дә 2-3 урын­нар - үзе­без­не­ке­ләр­дә. Ар­кан тар­ты­шу­да Алек­се­евск ко­ман­да­сы көч­ле һәм бер­дәм бул­ды. Азак­та шәх­си һәм ко­ман­да исә­бен­дә җи­ңү­че­ләр бү­ләк­лән­де, алар­га ме­даль­ләр һәм дип­лом­нар тап­шы­рыл­ды. Судь­я­лар кол­ле­ги­я­се, нә­ти­җә­ләр­не са­нап, спар­та­ки­а­да­да җи­ңү­че­ләр­не игъ­лан ит­те: 3 урын­да - Алек­се­евск, 2 - Чис­тай ко­ман­да­сы. Яңа Чиш­мә ко­ман­да­сы (рә­сем­дә) рес­пуб­ли­ка эта­бы фи­на­лы­на чык­ты. Спар­та­ки­а­да­да кат­на­шу­чы­лар бар да әй­бәт, көч­ле егет­ләр, алар Ва­тан сак­чы­сы исе­ме­нә ла­ек бу­лу­ла­рын ис­бат­ла­ды­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X