Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветеран ялгыз түгел

Екатерина Бистәсендә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны калган, ул - 88 яшьлек Михаил Николаевич Зяблов. Без аның янында булып, ветеранның бүгенге көн тормышы турында белешеп кайттык.

Михаил Николаевич әле бик тә нык кеше, таяк белән дә йөрми, улы Алексей белән бергә яши. Ул әтисен 10 ел карый икән инде.
Ветеранның хатыны Раиса Тихоновна инвалид, ул коляскада гына йөри (10 ел элек аның аяклары йөрми башлый), ире белән бер ишегалдында, тик башка өйдә - үз гаиләсе белән яшәүче кызы Надеҗда янында яши. Дүрт ел элек ветеран инсульт кичергән һәм шуннан соң аның сәламәтлеге какшый, өстәвенә хәтере дә начарлана. Шуннан соң Надежда әнисен үзе янына алырга карар кыла, чөнки Михаил Николаевич хатынын элеккегечә карый алмый башлый. Улы Алексей, әтисен даими карап торыр өчен, эшен дә калдыра.
Кышын Михаил Николаевич улы ярдәмендә хатыны, кызы һәм оныклары янына кунакка керә, Алексей белән саф һавага чыга. Ә җәй җиткәч, карт белән карчык эскәмиягә янәшә утырып көннәр буе бергә булалар: сөйләшәләр, балалары һәм оныкларының бакчада эшләгәннәрен, ә кечкенә оныкчыкларының урамда уйнауларын күзәтәләр.
Үзенең әлегәчә нык булган йортын хуҗа 1972 елда төзегән. Өйдә ике ир-ат яшәвенә карамастан, һәр җирдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Өйне җыештыру, ашарга әзерләү кебек эшләрнең барысын да Алексей үзе башкара. Надежда азык-төлек сатып ала, кайчакларда Алексейга пешерергә булыша, керләрен юа. Киң тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре куелган. Алексей дуңгызлар асрый, апасының кәҗәсе, тавыклары бар.
Ветеранны җирле башкарма комитетта онытмыйлар. Сәламәтлеге нык булган чакларда 9 майда митингка да, чакыру буенча мәктәпкә дә йөргән, ә хәзер исә бүләкләр белән өенә киләләр. Һәм ел дәвамында җирле власть ветеранның хәлен белешеп тора, район җитәкчелеге дә онытмый. Бер атна элек аларда суд приставларының район хезмәте җитәкчесе Сергей Бутин булган, ул иске газ мичен һәм плитәне алыштыру кирәклеге турында әйткән һәм аны үтәргә вәгъдә биргән. ФАП фельдшеры Наталья Меркурьева тонометр, глюкометр белән ветеран янына еш килә (анарда шикәр авыруы), кан басымын үлчи, кан анализы ала.
Михаил Николаевичның тагын ике улы Әлмәттә, өченчесе Тольяттида яши, әти-әниләре янына оныклары, оныкчыклары белән бергә кайтып йөриләр. Фоторәсемгә төшкәндә әтисенә орден-медальләр тулы пиджагын кияргә Алексей булышты. Алар арасында сугышчан, юбилей хөрмәтенә, шулай ук күрсәткән хезмәтләре өчен бирелгәннәре дә бар. Чөнки Михаил Николаевич байтак еллар "Шешминский" совхозында гына түгел, ә бөтен Чистай районында да иң алдынгы механизатор булган. Фронтта да автотранспортлар ротасында хезмәт иткән, чөнки ул 13 яшеннән комбайнчыга булышкан һәм техниканы яхшы белгән. ЗИС-5 автомашинасында фронт линиясенә снарядлар ташыган, америка "Студебеккерын" йөрткән. Ул Ерак Көнчыгыш фронтында сугышкан.
Кышын ветеран улы белән бергә телевизор карарга ярата. Аларның бер-берсе белән дустанә аралашуларыннан Алексейның үз әтисен ничек каравы, кайгыртуы яхшы күренә.
-Улың белән бергә ничегрәк яшисез соң? - дип кызыксындык без Михаил Николаевичтан.
-Яхшы, без аның белән килешеп яшибез, - дип җавап бирде ветеран.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев