Яңа Чишмә җиренең гаҗәеп кешеләре
"Сәхнәгә күтәрелгән үз кешеләребез өчен шатланмый, алар белән горурланмый мөмкин түгел. "Ел хатын-кызы" конкурсында катнашкан һәрбер зат гүзәл хатын-кыз, хатын-кыз-лидер, хатын-кыз-ана, үрнәк хатын-кыз исеменә лаек" , дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсында җиңүчеләрне котлаганнан соң, конкурста катнашучыларны 7 март көнне Яңа Чишмә РМЙ-да...
Шушы матур сүзләргә кадәр конкурсны оештыручылар һәм аларның ярдәмчеләре байтак хезмәт куйган, аннан конкурсның зона, район һәм республика турлары үткән. Аның йомгаклау өлеше - конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасында чараны алып баручы Ирина Слимова белән Илназ Шәйхетдинов һәрберсен матур сүзләр белән тәкъдим иттеләр. "Өченче яшь героинясы" номинациясендә Чуаш Чабаксары авылыннан Ильина Татьяна Тимофеевна күрсәтелде. 1954 елны Бөгелмә дәүләт укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, ул 38 ел математика һәм физика фәннәре укыта. Авылдашлары әле дә акыллы киңәшләрен сорап аңа мөрәҗәгать итәләр. Татьяна Тимофеевна өчен Гөлназ Насыйрова "Добрый учитель" җырын башкарды.
Акъяр авылында яшьләр арасында дин тарихын өйрәтү буенча курслар алып баручы Закирова Исламия Гамир кызы "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә тәкъдим ителде.
Зирекле лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зарипова Фәния Рифгат кызы конкурста "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият" номинациясендә тәкъдим ителде. Фәния Рифгат кызында тәрбияләнүчеләр өч ел рәттән "Медиа Покорение" Бөтенрәсәй яшүсмерләр (СМИ) фестивалендә, "Алтын каләм" яшьләр матбугаты республика фестивалендә, "Иделем акчарлагы" республика конкурсында җиңү яулаганнар.
Шул ук номинациядә "Архангельская краса" вокаль коллективы сәнгать җитәкчесе Осипова Ольга Александровна да катнашты.
"Хатын-кыз - ана" дип аталган иң күркәм номинациядә Лилия Галимхан кызы Борисова тәкъдим ителде, ул "Храни детей моих" шигырен укыды. Әдәмсә авылында яшәүче бу ханым өч бала анасы, шуңа да шигыре, дога укыгандай, бик эчкерсез килеп чыкты. Бу номинациядә тагын Яңа Иванаеводан 5 бала анасы Карташова Мария Степановна, Ленинодан өч бала анасы Карасева Наталья Александровна, Петропавел Бистәсендә яшәүче өч бала тәрбияләп үстергән Паньшина Нина Александровна, Тубылгы Таудан дүрт бала анасы Хөсәенова Нәфисә Рафыйк кызы; Зирекледән өч бала анасы Кадыйрова Рәмзия Рафаэль кызы тәкъдим ителгән иде. Әлеге күп балалы хатын-кызлар авыл хуҗалыгы производствосыннан алып педагогика һәм медицинага хәтле иң җаваплы һәм катлаулы урыннарда үз эшләренең осталары булып саналалар.
"Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә Красный Октябрь мәктәбе китапханәчесе Скокова Любовь Геннадьевна, Екатерина китапханәсе китапханәчесе Меркурьева Валентина Николаевна (ул берничә мәртәбә Мәдәният министрлыгының һәм районыбыз башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән) тәкъдим ителде.
Әлеге номинациядә Черемуховодагы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Миронова Лариса Александровна да бар иде. Аның үзендә тәрбияләнүчеләр белән бергә әлеге сәхнәдә чыгыш ясавы бәйрәм чарасын тагы да ямьләндерде.
"Ел ир-ат: хатын-кыз карашы" конкурсында "Ир-ат - лидер" дип аталган чираттагы номинациядә түбәндәгеләр бар иде: БЯСМ-дә укытучы-тренер Гатин Ринат Әгъләм улы, ул беренче разрядлы - 16 кеше, 1 - спорт мастерына кандидат, 6 - республика чемпионы һәм дөнья Чемпионаты көмеш призерын тәрбияләгән; атказанган мәдәният хезмәткәре, район Сабантуйларының алыштыргысыз алып баручысы Акбүре авылыннан Рәхимов Рәшит Әхмәт улы; Петропавел мәктәбенең физкультура укытучысы, Петропавел авыл җирлеге депутаты Ерохин Сергей Николаевич. Аларның һәркайсын чараны алып баручылар җылы сүзләре белән сөендерделәр, артистлар матур җырларын бүләк иттеләр, оештыручылардан алар чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар, ә тамашачылар исә аларны көчле алкышларга күмделәр.
"Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә республика конкурсында җиңүче Хәйдәрова Мингаян Минвәли кызы һәм аның күп санлы гаиләсе көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелде. Мингаян Хәйдәрованың әниләр турында үзе язган җырны гаиләсе белән башкарулары ямь өстенә ямь булды.
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә республика конкурсында җиңү яулаган - Яңа Чишмәдән, район мировой суды судьясы Сәхәбиева Алсу Әмир кызын һәм аның дүрт баласын, "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә республика конкурсында катнашучы Чертуш ФАП фельдшеры Шәрифуллина Миләүшә Миңнулла кызын да җылы каршыладылар.
Катнашучыларның барысы да Яшел Үзәндә республика конкурсында лаеклы чыгыш ясаган. Бу көнне аларның презентациясен Яңа Чишмә тамашачысы да киң аспектта күрде, озакка сузылган көчле алкышлар барысының да таң калуын дәлилли иде.
Конкурста катнашучыларны бүләкләү церемониясе бергәләшеп чәй табыны артында төгәлләнде.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев