Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чишмә музее ачылды

29 ав­густ­та рәс­ми рә­веш­тә му­зей ачыл­ды. Ал тас­ма­ны ки­сү тан­та­на­сын­да ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк, Зи­рек­ле му­зее ди­рек­то­ры Мид­хәт Га­зый­мов, пен­си­о­нер­лар со­ве­ты рә­и­се Анас­та­сия Коз­ло­ва, мә­дә­ни­ятне һәм та­рих­ны үз итү­че­ләр кат­наш­ты.

Әл­бәт­тә ин­де, кү­бе­се бү­ләк бе­лән кил­гән. Мид­хәт Га­зый­мов үз эшен баш­лау­чы му­зей­лар­ның хә­лен әй­бәт бе­лә, шу­ңа­дыр, күп ке­нә ки­рәк­ле әй­бер­ләр алып кил­гән.

Му­зей бер­ни­чә зур бул­ма­ган та­ри­хи экс­по­нат күр­гәз­мә­се бе­лән ачыл­ды. Йорт җи­һаз­ла­ры яшь­рәк­ләр­не дә кы­зык­сын­дыр­ды: кай­бер­лә­ре­нең шун­дый кы­зык­лы әй­бер­ләр­не күр­гә­не дә бул­ма­ган. Ма­лай­лар пы­я­ла аша бо­рын­гы ко­рал эле­мент­ла­рын күз­лә­сә, ха­тын-кыз­лар­ны чик­кән сөл­ге­ләр, эс­кә­тер­ләр кол­лек­ци­я­се җә­леп ит­те. Бар да га­җәп­лә­неп бо­рын­гы хай­ван­нар­ны, кыйм­мәт­ле кә­газь­ләр­не, тәң­кә­ләр­не һ.б.-ны ка­ра­ды.

«Я­ңа Чиш­мәдә та­ри­хи урын­нар­да ка­зу эш­лә­ре алып ба­ру­га ли­цен­зия ал­гач, му­зей ак­рын­лап бо­рын­гы әй­бер­ләр бе­лән ту­лы­ла­на ба­ра, без шак­тый гы­на кы­зык­лы нәр­сә­ләр та­бар­га өмет­лә­нә­без», - дип сөй­ли Яңа Чиш­мә му­зее ди­рек­то­ры Ана­то­лий Хо­лин. - Хә­зер исә без Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да хә­бәр­сез югал­ган су­гыш­чы­лар­ның - яңа­чиш­мә­ле­ләр­нең исем­нә­рен эз­ләү бу­ен­ча эш алып ба­ру­ны үз ал­ды­быз­га мак­сат итеп ку­я­быз. Ва­кыт ашык­ты­ра: те­ре ша­һит­лар ки­ми ба­ра.

Икен­че көн­не Рес­пуб­ли­ка кө­нен бәй­рәм ит­кән­дә му­зей­да бай­так яңа­чиш­мә­ле­ләр һәм ра­йон үзә­ге­нә кил­гән ку­нак­лар, шу­лай үк ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов та бул­ды.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X