Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чишмә район Советы утырышында 2015 елга бурычлар куелды

5 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 40 нчы утырышы булып үтте, анда 2014 ел нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2015 елга бурычлар куелды. Район башлыгы Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Совет утырышы эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады. Вячеслав Козлов үзенең докладында 2014 елда районның...

5 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 40 нчы утырышы булып үтте, анда 2014 ел нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2015 елга бурычлар куелды. Район башлыгы Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Совет утырышы эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады.
Вячеслав Козлов үзенең докладында 2014 елда районның территориаль тулаем продукты 11,3 млрд. сум тәшкил итүен хәбәр итте (2013 ел дәрәҗәсеннән 4,3% ка күбрәк). Районда төп басым авыл хуҗалыгына ясала - МЭТ-нең баш саны, сөт җитештерү артты, гаилә фермалары саны да арта.
Районда төрле өлкәләрдә (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һ.б.) республика социаль программалар актив эшли.
Докладчы агымдагы елга билгеләнгән бурычларны атап үтте. Бу киләчәктә дә социаль программаларны тормышка ашыру, авыл хуҗалыгы производствосының җитештерүчәнлеген арттыру, районда 2 млрд. сумнан да ким булмаган инвестицияләр җәлеп итү, 100 ләп эш урыны булдыру, халыкның хезмәт активлыгын күтәрүгә, гаилә фермалары оештыруга булышлык итү.
Республикабызның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында, бүгенгесе болгавыр заманда үз резервларыңны эзләү, районда кулланучылар җәмгыятен торгызу, район бюджетына салым түләүләрен арттыру кирәклеген ассызыклады.
Парламент рәисе Яңа Чишмәнең үз йөзе бар, район үзәге, авыллар ямьләнә бара, дип билгеләп үтте һәм киләчәктә дә аның үсүен теләде.
Азат МУСИН
Совет утырышы турында тәфсилләбрәк газетабызның чәршәмбе, 11 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев