Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чишмә-Севастополь котлаулар кабул итте

Яңа ел алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов видеорежимда Кара диңгез флотының "Сәмум" корабле экипажы белән очрашып, аның яңа командиры Олег Сардин белән танышты.

Әлеге очрашуда матросларның әти-әниләре һәм туганнары да катнашты, алар корабль командиры һәм егетләр белән аралаштылар, сәламнәр, Яңа ел котлаулары тапшырдылар, бер-берсенең сәламәтлеге белән кызыксындылар. ТР Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк, хәрби-исәп өстәле әйдәп баручы белгече Алексей Мельников белән егетләр үзара котлаулар алыштылар.
Олег Сардин яңачишмәлеләргә 2014 ел планнары һәм экипажның алда торган походлары турында сөйләде. Тиздән егетләр шәһәрнең яр буйларын сакларга - башта Сочига, олимпиададан соң Төркиягә китәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X