Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел белән!

Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ның яңа ел кот­ла­вы

Хөрмәтле яңачишмәле-ләр!

2011 ел безнең өчен чи­рат­та­гы ал­га­рыш­лы үсеш елы бул­ды. Ра­йон хез­мәт­чән­нә­ре уңыш урып-җы­ю­ны оеш­кан төс­тә тө­гәл­лә­де­ләр, бөр­тек­ле һәм азык куль­ту­ра­ла­рын­нан мул уңыш җы­еп ал­ды­лар, сөт җи­теш­те­рү­не арт­тыр­ды­лар, га­и­лә фер­ма­ла­ры оеш­ты­ру бу­ен­ча эш ак­тив­лаш­ты. Ра­йон үзә­ген­дә бик шәп "О­лимп" физ­куль­ту­ра-сә­ла­мәт­лән­де­рү комп­лекс­ы ачыл­ды. Чиш­мә­ләр­не тө­зек­лән­де­рү һәм авыл­лар­ны яшел­лән­де­рү бу­ен­ча зур кү­ләм­ле эш баш­ка­рыл­ды. То­рак тө­зү, күп­фа­тир­лы йорт­лар­га, мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на, мәк­тәп­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү эш­лә­ре дә­вам итә. Суүт­кәр­геч чел­тәр­ләр са­лу һәм ре­монт­лау, урам­нар­ны як­тыр­ту­ны мо­дер­ни­за­ци­я­ләү, юл­лар­га ас­фальт тү­шәү бу­ен­ча зур кү­ләм­ле эш баш­ка­рыл­ды. Яңа җи­теш­те­рү учас­ток­ла­ры бул­ды­ру бу­ен­ча план­лы эш алып ба­ры­ла - кол­ба­са җи­теш­те­рү, ме­талл кою цех­ла­ры ачыл­ды, тер­лек сую це­хы тө­зе­леп бе­теп ки­лә, бы­ел 300 яңа эш уры­ны бул­ды­рыл­ды.

Ха­лык­ның үтем­ле то­вар­лар бе­лән тәэ­мин итү тәкъ­ди­мен исәп­кә алып, авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се са­ту бу­ен­ча һәр­да­им яр­мин­кә­ләр үт­кә­ре­лә.

Ки­лә­се ел­га ра­йон үзә­ген­дә яңа бас­сейн фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­ла­чак, Ак­бү­ре­дә АМЙ тө­зе­лә баш­лый, "Чис­та су", "То­рак­ка ка­пи­таль ре­монт", "А­выл юл­ла­ры" дип атал­ган рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­ры бу­ен­ча эш дә­вам итә, "Мәк­тәп­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт" ди­гән яңа прог­рам­ма старт ала.

Чын кү­ңел­дән бар­лык яңа­чиш­мә­ле­ләр­не ту­а­сы Яңа ел бе­лән кот­лыйм.

Кыр­лар­да һәм фер­ма­лар­да на­мус­лы хез­мәт куй­ган авыл ке­ше­лә­ре­нә, оеш­ма­лар­да һәм уч­реж­де­ни­е­ләр­дә эш­ләү­че­ләр­гә, ха­лык сә­ла­мәт­ле­ге са­гын­да то­ру­чы­лар­га, бе­лем һәм тәр­бия би­рү­че­ләр­гә, имин­ле­ге­без­не сак­лау­чы­лар­га һәм­мә­се­нә нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­хет-шат­лык, имин­лек, эш-га­мәл­лә­рен­дә уңыш­лар те­лим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X