Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа паркка нигез салына

Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында президентның "Парклар һәм скверлар" дип аталган республика программасы киң колач алып тормышка ашырыла, аларның күбесендә татарстанлылар инде рәхәтләнеп ял итәләр, күңел ачалар. 14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г. Тукай исемендәге китапханәне ачу тантанасында катнашты. Парк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...

Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында президентның "Парклар һәм скверлар" дип аталган республика программасы киң колач алып тормышка ашырыла, аларның күбесендә татарстанлылар инде рәхәтләнеп ял итәләр, күңел ачалар.
14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г. Тукай исемендәге китапханәне ачу тантанасында катнашты. Парк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән "Парклар һәм скверлар елы" кысаларында реконструкцияләнгән.
2015 елда "Парклар һәм скверлар" программасын финанслауга бюджеттан 1 млрд.сум акча бүлеп бирелгән. Республикабыз башлыгы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлык проектлар Республика районнары халкы белән тикшерелгән. Татарстанда программа кысаларында барлыгы 143 заманча парк һәм сквер пәйда булачак (75-се яңадан төзеләчәк, 68-енә капиталь ремонт үткәреләчәк).
Җиңү бәйрәмендә юбилей уңаеннан Яңа Чишмәдә хәтер аллеясы белән яңа сквер ачу тантанасы булып узды, бу көннәрдә исә удар темп белән яңа ял паркы төзелә. Шушы максатларга республика безнең районга 3,6 млн.сум акча бүлеп биргән, район бюджетыннан да байтак акча тотылачак.
-Бүгенгесе көнгә территорияләрне чистартуга, грунт (15 мең куб.метрдан артык) салуга 3 млн. сумнан артык бюджетныкы булмаган акча үзләштерелде, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов. -Паркларны төзекләндерүдә нефть компанияләре киләчәктә дә ярдәм итәчәкләр.
Хәзер төзүчеләр бригадасы брусчатка салу, электрчылар яктырткыч баганаларга кабель сузу белән мәшгуль, җәяүлеләр өчен сукмаклар, беседкалар, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, чәчәкләр утырту өчен махсус урыннар ясалачак. Ял паркының яшел зонасында яфраклы һәм ылыслы агачлар утыртырга ниятлибез.
Паркны быел көзгә төзеп бетерергә планлаштырабыз, диде ул.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев