Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңаиванаеволылар беркайчан онытмаслар

9 май­да, Җи­ңү Кө­нен­дә Яңа Ива­на­е­во авы­лын­да җир­ле ха­лык 70 ел көт­кән ва­кый­га бул­ды. 131 ир-еге­тен Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на озат­кан (68е әй­лә­неп кай­та ал­ма­ган) авыл­да һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар ис­тә­ле­ге­нә һәй­кәл дә бул­ма­ган. Ни­һа­ять, һәй­кәл­ле бул­ган­нар.

Җи­ңү кө­не һәм яу кыр­ла­рын­да һә­лак бул­ган су­гыш­чы авыл­даш­ла­ры ис­тә­ле­ге­нә һәй­кәл ачу хөр­мә­те­нә ми­тинг­ка яңа­и­ва­на­е­во­лы­лар­ның һәм­мә­се - олы­сы-ке­че­се җы­ел­ган иде. Авыл хал­кы ара­сын­да исән кал­ган ни­ба­ры биш тыл хез­мәт­чә­не - те­ре ша­һит мәр­тә­бә­ле урын­да бул­ды. Һә­лак бул­ган 68 су­гыш­чы­ның исем-фа­ми­ли­я­се языл­ган таб­лич­ка­лы гра­нит һәй­кәл янын­да - мак­тау­лы ка­ра­выл бас­кан. Авыл хал­кы ку­лын­да чә­чәк­ләр, ве­нок­лар. "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ тө­зү­че­лә­ре­нә авыл ур­та­сын­да зур бул­ма­ган кир­печ сте­ла­ны тор­гы­зу­га ни­ба­ры 10 көн ва­кыт җит­кән. За­ман­ча ди­зайн гү­зәл­лек­не, га­ди­лек­не һәм бө­ек­лек­не бер­ләш­тер­гән - мак­са­ты­на ту­ры ки­леп то­ра. Җи­ңү бәй­рә­ме һәм күп­тән кө­тел­гән сө­е­неч­ле ва­кый­га бе­лән яңа­и­ва­на­е­во­лы­лар­ны ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов җы­лы кот­ла­ды, ул бу су­гыш­ның нин­ди кор­бан­нар ки­те­рү­ен та­гын бер кат ис­кә тө­шер­де. Яңа Чиш­мә­дә­ге Тро­ицк чир­кә­ве по­пы, Петр ата­кай һәй­кәл­не из­ге­лән­де­рү мис­си­я­сен баш­кар­ды. "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ җи­тәк­че­се Хә­лим Бил­да­нов яңа­и­ва­на­е­во­лы­лар­га һәй­кәл тө­зү­дә яр­дәм ит­кән­нә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де. Би­та­раф ка­лу­чы бул­ма­ган: бар да бу эш­кә өлеш кер­тер­гә ты­рыш­кан. Ве­те­ран­нар­ның җир­ле Со­ве­ты рә­и­се Еле­на Ки­ле­е­ва дул­кын­ла­нып әле­ге бү­ләк өчен зур рәх­мәт бел­дер­де. Бу һәй­кәл бу­ын­нан-бу­ын­га мәң­ге­лек ис­тә­лек­не гәү­дә­лән­дер­гән из­ге урын бу­лып то­ра­чак. Әдә­би-му­зы­каль ком­по­зи­ция дә уңай ки­че­реш­ләр ту­дыр­ды. АМЙ ар­тист­ла­ры, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на йө­рү­че ба­ла­лар һәм мәк­тәп уку­чы­ла­ры ка­бат­тан ис­кә тө­ше­рер­гә, бор­чы­лыр­га, уй­ла­ныр­га мәҗ­бүр ит­кән су­гыш ту­рын­да­гы ши­гырь­ләр сөй­лә­де­ләр, җыр­лар җыр­ла­ды­лар.

Һәм ме­нә бе­рен­че тап­кыр Яңа Ива­на­е­во җи­рен­дә бер ми­нут­лык тын­лык, ве­нок­лар кую, са­лют бирү миз­гел­лә­ре үт­те. Һәр­кай­сы үз­лә­ре­нең ата-ба­ба­ла­ры ис­тә­ле­ге­нә чә­чәк­ләр куя ал­ды. Кү­бе­се һәй­кәл яны­на ба­сып үз­лә­ре­нең га­и­лә­лә­ре яки дус­ла­ры бе­лән фо­то­га да төш­те­ләр.

Хә­зер Яңа Ива­на­е­во­да яңа өй­лә­не­шү­че­ләр чә­чәк бәй­ләм­нә­ре куя ал­сын өчен, Җи­ңү кө­нен­дә һә­лак бул­ган як­таш­ла­рын ис­кә алыр өчен из­ге урын бар. Һәм бу шу­лай бу­ла­чак та.

Рә­сем­дә: Ива­на­е­во­дан хез­мәт ве­те­ран­на­ры Р. Фә­са­хов, Х. Бил­да­нов һәм Петр ата­кай бе­лән су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар­га ку­ел­ган һәй­кәл янын­да, 2013 ел­ның 9 мае.

Баш­ка рә­сем­нәр­не га­зе­та­быз сай­тын­да ка­рый ала­сыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X