“яхшы кәеф гомерне озайта”
"Олимп" УСЗ да "Яхшы кәеф гомерне озайта" дигән лозунг астында Яңа Чишмә авыл җирлекләре арасында Спартакиада булып узды (оештыручылары -Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән БЯСМ). Ул халыкны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районда иң яхшы спортчыларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Спартакиадада барлыгы 14 команда (Акъяр,...
"Олимп" УСЗ да "Яхшы кәеф гомерне озайта" дигән лозунг астында Яңа Чишмә авыл җирлекләре арасында Спартакиада булып узды (оештыручылары -Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән БЯСМ). Ул халыкны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районда иң яхшы спортчыларны ачыклау максатыннан үткәрелде.
Спартакиадада барлыгы 14 команда (Акъяр, Архангел, Акбүре, Зирекле, Красный Октябрь, Ленино, Яңа Чишмә, Петропавел, Тубылгы Тау, Әдәмсә, Чуаш Чабаксары, Шахмай, Екатерина, Черемухово АҖ-дән) катнашты. Һәрвакыттагыча, ярышлар башланганчы сәламләү сүзе белән Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева чыгыш ясап, ярышларда уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Гер күтәрү буенча ярышларда бары ир-атлар гына көч сынашты, урыннан озынлыкка сикерүдә, өстәл теннисы, шашка, армрестлинг һәм аркан тартуда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары үз командалары капитаннары булдылар, теге яисә бу ярышта катнашып, һәр авылдашка үрнәк күрсәттеләр. Һәр команда физик яктан әзерлекле булуын күрсәтте, кискен көрәштән соң көчлеләр ачыкланды. Гер спортында беренче урын алучылар: 70 кг-га чаклы авырлыкта - Илназ Әбдрәфыйков (Тубылгы Тау), 80 кг-га чаклы авырлыкта - Евгений Леонов (Яңа Чишмә), 80 кг-нан югарырак авырлыкта - Вячеслав Кузнецов. Урыннан озынлыкка иң яхшы сикерүчеләр Шахмайдан Илсөяр Илалова һәм Ленинодан Петр Питеркин; өстәл теннисында иң җитезләре Нина Кокина (Архангел Бистәсе) һәм Владимир Нестеров (Әдәмсә). Шашка уенында җиңүчеләр - Архангел Бистәсеннән Наталья Апраксина һәм яңачишмәле Юрий Первушин. Төрле авырлык категорияләрендә армрестлингта иң көчлеләре: Әдәмсәдән Лилия Борисова, Светлана Борисова һәм Наталья Главнова; Шахмайдан Гөлназ Җиһангирова һәм Хамис Мөхәммәдиев; Ленинодан Сергей Зайцев; Чуаш Чабаксарыннан Марина Петрова; Яңа Чишмәдән Александр Кузнецов, Евгений Логинов һәм Ильяс Нуртдинов: Аркан тартуда иң көчлесе - шахмайлылар. Ярышларга йомгак ясаганнан соң гомумкоманда исәбендә I урын - Архангел АҖ, икенче - Зирекле АҖ, өченче Әдәмсә АҖ җыелма командаларына бирелде.
Шәхси исәптә 1,2,3 урыннарны алган барлык спортчыларга да тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, ә гомумкоманда исәбендә призерларга үз авылы өчен спорт инвентаре алуга сертификатлар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев