Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәяүлеләргә юл юк

- Күпер әйбәт нәрсә,төзекләндерелгәне тагы да әйбәтрәк.Шулай да безнең күперләрне төзекләндергән саен, без - җәяүлеләр өчен начаррак була бара, - дип хәбәр итте телефоннан безгә Яңа Чишмәнең Октябрь урамында яшәгән бер хатын-кыз безне аптырашта калдырып.

Ул май заводына бару юнәлешендә Студенец елгасы аша салынган күперне күздә тотуын аңлатты. Әңгәмәдәшебез биредә транспорт хәрәкәтенең балалар мәктәпкә, олылар эшкә барганда аеруча көчле булуын искәрде. Без үзебез дә моңа инандык, чынлап та җәяүлеләр йөри торган сукмаклар юк, машиналар түбән очмасын дип юл чите тотып алынган. Димәк, җәяүлеләргә күпернең машиналар йөри торган юлыннан үтәргә туры килә. - Күпер өстеннән узганда як-якка каранабыз, машина бәреп китүдән куркабыз, - диде безгә күпердә очраган Илалия Сабирова. Бу хакта безгә Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов та аңлатма бирде.
- "Алексеевскдорстрой" күпер төзүчеләре күпернең җәяүлеләр йөри торган өлешен исәпкә алмыйча парапет койма куйганнар. Без мөрәҗәгать иткәч, алар юл читеннән ярты метр калдырып аны ясарга вәгъдә иттеләр. Бу эшне алар якын арада башкарачаклар, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев