Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Янгыннар чыгармагыз

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, ут белән сакчыл эш итү кирәклеген исегезгә төшерәбез.

Бу уңайдан статистикага күз салу да комачауламастыр. Быел 11 ай эчендә районда ут чыгу турында 32 хәбәр теркәлгән, шуның 18-е янгыннар, 14 очракта кипкән үлән һәм чүп-чар яндырылган. 2012 елда шушы чорга 19 хәбәр теркәлгән булган: 17 янгын очрагы һәм 2 мәртәбә кипкән үлән яндырылган.
Янгыннарда һәлак булучыларны анализлау быел узган ел белән чагыштырганда һәлак булучылар саны 300%! мәртәбә артуны күрсәтә. Быел гыйнвар-март айларында 3 кеше янып үлгән. Торак секторда чыккан янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, электр приборларының һәм электр үткәргечләрнең төзек булмавы (изоляциясе бозылу), мичләрнең артык кызуы һәм тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.
Кешеләр һәлак булган янгын тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүдән чыккан. Статистика шуны күрсәтә, алар торак бинада тәмәке тартучылар гаебе белән чыккан. Яңа Чишмәнең Автомобиль урамындагы 6 йорт 1 фатирда быел 1 гыйнварда 12 сәгать 28 минутта чыккан янгынны мисал итеп алыйк. Исерек килеш гр. Володин А.М. өендә тәмәке тарта һәм сүнмәгән тәмәкесе белән йокыга китә, үзенең гамьсезлеге аркасында корбан була, тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудыра.
Яңа Чишмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге башкару бүлеге янгыннарны кисәтү һәм корбаннар булдырмау өчен кисәтә: ут белән саксыз эш итүнең азагы аяныч.
Александр ШИШЛОВ,
Яңа Чишмә районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге сорау алучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев