Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ярминкә бай булды

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен иң бае дип атыйлар. Анда яңа гына җыеп алынган барлык бакча һәм кыр культуралары уңышын алып киләләр. Сатып алучыны уңышның мул һәм төрле булуы белән генә түгел, ә аны матур итеп бирә белү белән дә җәлеп итәргә мөмкин. 28 сентябрьдә Өлкәннәр көне алдыннан үткәрелгән ярминкә нәкъ...

Киштәләрдә "күзле һәм түбәтәй кигән" кабаклар, ачык төстәге чәчәк бәйләмнәре, сары өрәңге яфраклары күк ясалган бәяләр күрсәткече әллә каян үзенә җәлеп итте, кайбер авыл җирлекләре, район мәктәпләре, гимназия яшелчәләрдән татар чибәре, курчаклар, каз, уеп ясалган ваза кебек вак-төяк әйберләр дә ясап алып килгәннәр. Товарларны миләш тәлгәшләре, көзге яфраклар белән бизәгәннәр. Көзге уңыш - яшелчә һәм җиләк-җимешләр төрледән-төрле төсләргә бай иде, хәйран калырлык. Ярминкә бик яхшы оештырылган иде, шунысы кызганыч, яңгыр явып торганга, кеше азрак булды. Шулай да, яңгыр бераз туктауга, сатып алучылар да күзгә күренеп артты.
Авыл җирлекләре һәм мәктәпләр оештырган палаткаларда ниләр генә юк иде, бакчаларда үстерелгән мул уңыш, хуҗалыкларда җитештерелгән продукция, банкаларда кышкылыкка әзерләнгән әйберләр, бал, пәрәмәчләр, кайнар чәй белән дә сыйладылар. Ит белән сәүдә итүчеләрнең киштәләре тиз арада бушап калды. "Савельев" КФХ-дан берсен 2 мең сумнан тере дуңгыз балалары алып килгәннәр (алырга теләүчеләр, нишләптер, булмады), сәгать 10 га яшь тавыклар да алып килеп җиткерделәр. Чистай райПОсы машинадан сеткаларга тутырылган бәрәңге белән сату итте (бер килограммы 11 сумнан). Алар белән берьюлы диярлек авыл җирлекләреннән килүчеләр 13 сумнан бәрәңге саттылар. Бәрәңгене күбрәк пенсионерлар сатып алды. Дөрес, эшче халык та бу тирәне әйләнеп узмады, чөнки быел күп җирдә бәрәңге уңышы начар булды.Сәнәгать товарларына килгәндә, Әлмәтнең оек фабрикасы вәкилләре яңачишмәлеләрне үз товарлары белән тәэмин иттеләр. "У моста" кибете хезмәткәрләре (Ленино авылы) тәмле шашлык пешерде, мәдәният бүлеге артистлары халыкны үзләренең җырлары белән сөендерделәр. Ярминкә мәйданчыгында беренче тапкыр авыр тормыш шартларында калучы кешеләр өчен акча җыю буенча акция үткәрелде. Аны "Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләре оештырды.
Без сатып алучылардан, ярминкәдән алар канәгатьме дип, сораштыру үткәрдек: чөнки ярминкә Өлкәннәр көненә туры китереп үткәрелгәнгә күрә, аларның фикере бик мөһим иде.
-Без, өлкән кешеләр, район ярминкәләренә зур өметләр баглыйбыз. Монда һәрчак сайлап алу мөмкинлеге зур. Минем карашка, бу юлы ит азрак иде кебек, мин исә теләгән нәрсәләрне сатып алдым - 230 сумнан сыер ите алдым, - дип уртаклашты үз тәэсирләре белән пенсионерка Елена Зайцева. - Менә килосы 8 сумнан 3 баш кәбестә, ярты литрлы банка белән авыл каймагы (70 сумнан) һәм корт алдым - гөбәдия пешерермен, - диде эшмәкәр Антонина Зубова.
Акъяр АҖ киштәсе янында урта яшьләрдәге бер ир-ат эремчек һәм каймак сатып алган.-"Пятерочка+"дан чыгып махсус монда килдем, бик канәгатьмен, ә калган әйберләрем бар, - дип җавап бирде Алексей Никитин.
Пенсионерка Галина Лапина: - Ярминкәләрнең еш булуы бик яхшы. Безгә, өлкән кешеләргә, бик җайлы, һәрчак яңа суйган ит сатып алырга була. Бүген менә 150 сумнан дуңгыз ите алдым, шәһәрдә бу бәягә сатып алып булмый ич. Әле тагы баш-аяклары, бавыр, йөрәк алдым.
Сәүдә итү ничек бара? - дип кызыксындык без сатучылардан.
Буревестник авыл җирлегеннән Мария Улитина:
- Без монда иртәнге сәгать 8 дән. 9 га кадәр 200 сумнан ике индоутка саттым, сөт, эремчек, каймак, йомырка алдылар. Бу юлы Яңа Чишмә КМС заводы сату итә торган урында инде гадәткә кергән чират юк иде.
- Бер сәгать эчендә иртәнге 8 дән 100 кг-га якын атланмай саттык.Сәүдә итү бара, тик акрын. Сатып алучылар азрак, яңгыргадыр инде.
Безнең 300 кг сыер итеннән сәгать 10 га бер бот кына калды, монысын да тиздән алырлар, мөгаен.Ярминкә булуына без бик шат, ул булмаса, сатып алучыларны озак эзләргә туры килә, ә монда исә алар үзләре килә, -дип сөйли эшмәкәр Харрас Гыйльметдинов.
Ярминкәдән кергән табыш 520 мең сум тәшкил иткән, шуның 70%ы ит сатудан кергән.
Тәкъдим ителгән продукцияләрнең ассортименты, павильоннарны бизәү буенча иң яхшылары билгеләнгән. Шахмай - 1 урында, Архангел - 2, Красный Октябрь авыл җирлеге 3 урында.
Күргәнебезчә, безнең ярминкә ике як өчен дә бушка үтмәде, ә бу юлысы аны футбол матчына тиңләштерергә була, мәгълүм булганча, ул теләсә нинди һава шартларында да үткәрелеп тора.
Башка фоторәсемнәрне һәм вакыйгалар турында үз фикерләрегезне газетабызның novoshishminck.ru сайтында карый һәм калдыра аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев