Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкә гөрләде

3 ноябрьдә булачак ярминкә турында соңлап хәбәр ителүгә дә карамастан, баштарак сату-алу сүлпәнрәк барса да, аннары кызып, җанланып китте һәм, ниһаять, үз атамасына туры килде. Ольга ИВАНОВА

Иң беренче чиратта Яңа Чишмә КМС заводының "Вамин" ААҖ продукциясе, аеруча атланмай (бәясе 140 сумнан) бик тиз сатылды. Бу аңлашыла да, завод кышкы чорга үз эшен туктаткан һәм бик тәмле дип саналган Яңа Чишмә мае дефицит булачак. Авыл җирлекләреннән шәхси хуҗалыклардан алып килгән сөт, эремчек, каймак та сатылып бетте, әйтергә кирәк, бәяләре дә үтемле иде.
Шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан алып килгән иткә (сыер ите - 1 кг өчен - 230-240, дуңгыз ите 180нән 190 сумга чаклы) сорау зур иде. Ни өчендер каз, үрдәк, тавык итен әлләни сатып алучы булмады ( бәяләре 1000-1200, 600 һәм 500 сум) (шул исәптә диетик куян итен дә). Петропавел АҖ-дән ике куян һәм тере әтәч бик симез - матур күренсәләр дә, аларын да өйләренә кире алып китәргә туры килде. Килограммы 140 сумнан булган дуңгыз итен эшмәкәр В. Зубов алып килгән, итне күз ачып йомганчы сатып алып бетерделәр. Бу юлы кырда үстерелгән культураларны фәкать ул гына сатты (борчак - 8 сумнан, солы - 4 сумнан иде). Район мәктәпләре участокларында үстерелгән уңыш та сатуда бар иде. Ярминкәдә самавырда кайнаган чәй эчү мөмкинлеген дә булдырганнар. Җиләк-җимеш: алма, виноград һ.б. алу өчен чират шактый иде, ә менә кабак, суган, чөгендер ише яшелчәләр янында халык аз күренде. Кәбестәне (1 кг-ы 9-10 сумнан) исә капчыклап алдылар, чөнки кышкылыкка тозлап куяр чак җитте. Сатуда бал, йомырка, кышкылыкка әзерләнгән (ясалган) әйберләр, агачтан эшләнгән җиһазлар, каен миннекләре һ.б. бар иде.
Чистай коопунивермагы бик матур (модалы) төсле каймалы киез итекләр алып килгән. Бәясе 1200 сум булуга да карамастан, аларны алучылар ( бигрәк тә балаларныкын) байтак булды.
Ярминкәләрдә Яңа Чишмә колбаса цехы җитештергән тәмле колбасалар популярлык казана башлады. Әлеге продукцияне сатучылар "Чесночный", "Таллинский" һ.б. төрдәге колбасаларны телемләп кисеп, теләге булганнарга авыз иттереп, үз продукцияләренә реклама ясадылар. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде - бик теләп сатып ала башладылар.
Авыл Мәдәният йортларыннан килгән ансамбльләр һәм аерым башкаручыларның чыгышлары - җырлары ярминкәне тагы да җанландырып җибәрде. Кайнар шашлык һәм камыр ризыкларына (хәтта алар сатылып беткәч тә) сорау зур иде.
Бу юлы сатуда тере дуңгыз балалары, бозаулар, он, катнаш азык, алдагы ярминкәдәге кебек үк фураж бодае да юк иде (сораучылар булды).
Ярминкә уңышлы һәм бик үзенчәлекле үтте дияргә була.
Шушы язмага карата кисәтү һәм тәкъдимнәре-гезне «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының novoshishminsk.ru сайтына урнаштыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев