Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яши белеп яши

Әдәмсә авылында, инде олы яшьтә булуына (73 яшь!) да карамастан, актив, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы Исмәгыйль Гаян улы Хөснетдинов яши. Үзен борчыган авыруларына да карамый, ул һаман хәрәкәттә, күпләргә бу юнәлештә үрнәк булып тора. Исмәгыйль абыйны без ишегалдында очраттык: ул ипләп кенә стенадагы эләктергечләргә ниндидер детальләр һәм калай кисәкләре...

- Тимер-томыр белән кайнашу, бу минем - хобби,. Кайвакытларда әлеге тимер ватыкларыннан эшкә яраклы берәр нәрсә дә ясаштырып куям. Шулар янына чыкмасам, көнем бушка узган күк. Үсмер чакта ук ул тимерче булып эшләүче әтисенә ярдәмче була. 7 сыйныф тәмамлаганнан соң тракторчы һөнәренә укып, 28 ел Яңа Чишмә "Сельхозхимия"сендә Т-150 тракторында хезмәт куя.
- Авырулар нәкъ менә тракторда эшләгәндә баш калкытты да инде - умыртка баганасында дисклар арасында бүсер. Җиңел эшкә - нефть оешмасына каравылчы булып күчтем, - ди Исмәгыйль ага.
43 яшендә тормыш иптәшен җирли, 1,5 һәм 7 яшьлек ике кечкенә улы белән тол кала. Ике кызы ул чакта - тормышта, өлкән улы армиядә була. Өч еллап нарасыйларына әти дә, әни дә була ул. Тормыш юлында ятим калган балаларны үзенеке күк кабул иткән тол калган Нәҗибә Шакир кызын очрата. Аның исә ул чакларда 5 кызы да үз тормышлары белән яши торган була. Ирле-хатынлы Исмәгыйль ага белән Нәҗибә апа ике малайга да яхшы тәрбия бирәләр: Илгиз юрист һөнәрен үзләштереп, Түбән Камада яши, Рөстәм - агроном, Казанда гомер кичерә. Икесе дә үз белгечлекләре буенча яхшы эш тапканнар. Хөснетдиновларның ике гаиләдәге 10 баладан 17 оныклары һәм 7 оныкчыклары бар.
1997 елдан бирле Исмәгыйль ага йөрәк авыруы буенча инвалид. 2001 елда лаеклы ялга чыга, әмма механика эшләрен ташламый. Агрофирмада исәптән чыгарылган салам ваклагычны өенә алып кайтып, карап, төзәткәләп куйган һәм хәзер ул хуҗалыкта бик тә яраклы нәрсә. Капка алдына циркуляр урнаштырып куйган, теләге булган һәр кеше файдалана ала. Кияве бик тә иске генә трактор сатып алган, әмма Исмәгыйль абыйның оста куллары аны өр-яңа иткән (фоторәсемне безнең сайттан карагыз). Йорттагы тиресне дә, чүп-чарны да хәзер ул әлеге тимер атында ташый. Элек ул әлеге трактор белән ындыр табагында эшләгән - бөртек ташыган, хәзер агрофирмада радиаторлар гына паять итә: әтисе һөнәрен онытмаган, чөнки бар эш тә үсмер чактан канына сеңгән. Ике ел элек улы белән туристик юллама буенча Германиядә, Чехиядә булган, европа тимерчеләре алачыгында да булган. - Бик ошады, таныш эш бит, - ди Исмәгыйль ага.
Исәнлек барында, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк, ди ул. Элек алар хуҗалыкларында 2 сыер, 2 тана бозау, 15 сарык асраганнар, ә хәзер үгез бозаулары һәм тавыклары гына бар.
- Әгәр дә ни дә булса асрамасаң, кереп ятасы гына кала, ятсаң - торып булмый инде ул, - ди. Җәен 25 сутый мәйдандагы бакчада кайнашалар, балалары да кайтып булыша. Күптән түгел уллары өйләренең түбәсен алыштырганнар, яңа веранда ясап, тышлап та куйганнар.
- Мәчеткә өйлә намазына һәр көнне йөрим, анда юынып, матур итеп киенеп, чиста килеш барырга кирәк, эштән соң, пычрак килеш анда йөреп булмый бит инде, -ди Исмәгыйль ага.
Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Аның шулай актив яшәвенең сере нидә икән соң? Моңа ышануы, әлбәттә, кыен, әмма Исмәгыйль ага 1995 елдан башлап иртәнге зарядканы көн саен ясый, ясамый калган бер генә көне дә юк. Иртәнге сәгать 7 дә торып, 40 минут (эшкә йөргәндә 20 минут булган) яткан килеш, аннан утырып һәм соңыннан баскан килеш зарядка ясап, организмын чыныктыра.
- Бер дә иренмисез-дәме? - дим мин.
- Бу инде минем гадәткә кергән. Ике ел бары физзарядка гына ясадым, 1997 елда аркам авырта башлады, авырту бик көчле иде, шуңа да махсус күнегүләр ясый башладым. Хәзер авырту алай ук көчле түгел, гимнастика ясаганнан соң, яшиселәр килеп китә. Моннан башка мин инде күптән бөкерәйгән картка әйләнгән булыр идем.
- Велосипедта йөрергә дә яраттым, бигрәк тә чишмә суына. Һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк шул, шул чакта бар да яхшы булыр. Мин шуңа гына озак яшәгәнмендер, минем тракторчы дусларым бик сирәк калды. Шул яшькәчә яши алуыма мин бик сөенәм.
Исмәгыйль ага бик тыйнак кеше: үзе белән аралашканда бик мактамавымны сорады.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев